ЗАГС мәгълүматларына килгәндә, 2012 елның алты аенда районда 133 пар никахларын рәсмиләш-тергән, аерылышучылар саны – 66. Туучылар саны 313 булса, 334 кеше бакыйлыкка күчкән.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Р.Нурмөхәммәтова икенче һәм аннан да күбрәк бала тапкан биш гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырды.
Районда эшмәкәрлекне үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан шәхси эшмәкәр, Арча муниципаль районы эшмәкәрләр советы рәисе Әмиров Алимас Габделбәр улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.