Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Син эшмәкәрме? Конкурска ашык
2012 елның 16 июле, дүшәмбе
Син эшмәкәрме? Конкурска ашык
Эшмәкәрлек, һөнәрчелек — борынгыдан буыннан–буынга тапшырылып килүче кәсеп. Бүгенге заманда әлеге кәсепне җәелдерү өчен уңай шартлар тудырыла: тырыш, булдыклы, максатка ирешә торган кеше икәнсең, рәхим ит, үз эшеңне ач та, рәхәтләнеп эшлә.
Соңгы елларда эшмә-кәрләргә хөкүмәт тара- фыннан да караш уңай якка үзгәрде: эшеңне башлап җибәрү өчен проценты аз булган кредитлар бирелә, лизинг (шул ук кредит төре) буенча кирәкле җиһазлар, техника белән тәэмин итү һ.б. каралган. Эшмәкәрлек дөньясында яңалыклар күзәтелсә, ул шулай ук эшмәкәрләргә җиткерелә. Районыбызда да эшмәкәрлекне киң җәелдерү максатыннан төрле чаралар, җыелыш, киңәшмәләр еш уздырыла. Шушы көннәрдә андый рухтагы җыелышларның чираттагысы узды.
Очрашуга Татарстан Республикасы инвестицион үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Л.Сәетова, ТИСБИның кластер җитәк-чесе Р.Нәҗипов, маркетинг–сервис вәкиле (ул конкурста катнашу өчен документлар әзерләргә ярдәм итә) Р.Шәйхетдинов, брокер–финанс вәкиле (шулай ук документлар әзерләүдә ярдәм итүче) Д.Сафиуллина кайткан иде.
Район башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге мөдире З.Шәрәфетдинов әйтүенчә, район җирлегендә 1200 эшмәкәр хезмәт куя. Шулар арасыннан 319ы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүчеләр. Алар, әледән–әле эшмәкәрлекне үстерү программасы нигезендә төрле конкурсларда катнашып, шактый гына уңышларга ирешеп киләләр. Ә уңыш — дәүләт тарафыннан лаеклы дип табылганнарны техника, җиһаз яисә акчалата бүләкләү яки шуларга лизинг, кредитлар ярдәмендә ия булу. Өч ел эчендә райондагы эшмәкәрләр, конкурсларда катнашып, 20 млн. сумнан артык лизинг алган.
Эшмәкәрләргә ярдәм итүне үз эченә алган “лизинг–грант” программасы буенча августның 10сыннан соң конкурска йомгак ясала- чак. Анда Татарстанда теркәлгән һәм эшчәнлеген алып баручы эшмәкәрләр катнашырга хокуклы. Аларның бизнес–планы 2 июльдән 5 августка кадәр кабул ителә. Программа буенча эшмәкәрләр алган җиһазларның (ферма, сөт, ит комбинаты җиһазлары һ.б.) күпмедер күләмдә процентын хөкүмәт кире кайтара. Субсидияләр түбәндәгечә биреләчәк: мәсәлән, бизнесын башлап җибәрүчегә (бер ел тирәсе эшләп килүче) дәүләт тарафыннан лизингның 40 проценты, максимум 1 млн. сумга кадәр кире кайтарыла, ә инде аягында нык басып эшләп килүче эшмәкәрләргә 30 процент күләмендә субсидия бирелә, андыйларга лизинг суммасы 3 млн.га кадәр кире кайтарылырга мөмкин. Тик шарты бар: эшмәкәрләрнең эшче урыннар булдыруы исәпкә алына һәм агросәнәгать комплексында, җитештерү тармагында эшләүчеләргә өстенлек биреләчәк. Р.Нәҗипов ТИСБИда эшмәкәрләрне белемнәрен күтәрү мөмкинлекләре белән таныштырып, кыска сроклы курсларга чакырды. Эшмәкәрләр укырга эшчеләрен дә җибәрә ала.
Эшмәкәр булып тумыйлар, аңа тормыш тәҗри-бәсе белән ирешергә кирәк, дисәләр дә, бу сүзләр дөреслеккә бик үк туры килеп бетмидер сыман. Чөнки, эшмәкәрлек ул — талант, ә талант инде кешенең тамырларында яши. Кешелек дөньясы эшлим, булдырам дип тотынучының хыялларын чикләмәскә, хөсетләнмәскә, киресенчә, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тиеш. Районда җитештерү мәйданчыклары булдыру программасы тормышка ашырыла. Зур бина эчендә урнашкан кечерәк биначыкларны җитештерүдә куллану өчен сатып яисә арендага алырга мөмкин, бу очракта да бәянең берникадәр процентын дәүләт күтәрә. Димәк, эшмәкәр булырга теләүчеләргә яңа мөмкинлекләр ачылачак.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз