Алдан башлаган оттырмый

2012 елның 16 июле, дүшәмбе
Алдан башлаган оттырмый
Актаныш районында агросәнәгать комплексын үстерүгә багышланган семинар–киңәшмәдә игенчелектә, терлекчелектә, авыл хуҗалыгының башка тармакларында кулланыла торган яңа техника һәм технологияләр күрсәтелде. Анда өйрәнерлек, уйланырлык әйберләр күп иде.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында киләчәктә авыл хуҗалыгы тармагына караш ничек булачагына ачыклык кертте. Моннан соң теләсә нинди бәрабәргә төшереп җи-тештерү күләмен арттыру бурычы куелмаячак. Татарстанда һәр биш хуҗалыкның берсе зыянга эшли. Һәр елны, һава шартларына бәйле булмаган рәвештә, үсемлекләрне саклау технологиясе бозылу, сортларны дөрес сайламау, яңа гына җыйнап алынган орлыклар чәчү, начар элгәрләргә урнаштыру, чәчү срокларын сакламау һ.б. кеше факторлар нәтиҗәсендә көзге культураларның 30 процентка кадәре һәлак була. Быел көзге культуралар уңышы һәлак булудан килгән зыян 4 млрд. сумга якынлаша.
Республикада көзге культуралар чәчүгә мөнәсәбәт тамырдан үзгәрә. “Быелгы кебек көзге культураларның өчтән берен кабат чәчү җилгә очыру белән бер, бу — 30 процент файдасыз эш, — диде Президент Рөстәм Миңнеханов. — Акча, ягулык, ашлама, кешеләр хезмәте тотабыз, ә нәтиҗә юк. Мондый файдасыз эшләрне тыярга кирәк. Әгәр җир мәйданнары әзерләнмәгән икән, моның белән шөгыльләнмәскә кирәк. Безгә 700 мең гектар көзге культуралар кирәк түгел, 450–500 мең гектар сыйфатлы чәчелгәне җитә”.
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать тармагын үстерүнең төп бурычларын билгеләде: урып–җыю эшләрен, азык әзерләүне сыйфатлы һәм үзвакытында үткәрү, терлекләрнең баш санын арттыру. Шулай ук шәхси хуҗалыкларны да онытмаска кушты: күмәкме, шәхсиме — нинди аерма? Әлеге мәсьәлә аерым контрольдә булырга тиеш, җәйге айларда һәр сыерга субсидия дә бирелә.
Эссе, коры һава игеннәр-нең өлгерүен тизләтә. Республикада инде урып–җыю башланды. Бездә дә озак көтәсе түгел. Аңа әзерлек ничек, алда нинди бурычлар тора? 12 июльдә “Вамин–Арча” ширкәтенең “Арча” бүлекчәсе һәм “Татарстан” ширкәте базасында үткән семинар–киңәшмәдә сүз әнә шул турыда барды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов хуҗалыкларда эшләрнең торышын анализлады. Хәзер кичекмәстән берьеллык үләннәрне алып бетерергә, көзге чәчү өчен җир әзерләргә. Ындыр табакларын, амбарларны, терлек торакларын агарту, чистарту, ремонтлау эш-ләрен сузарга ярамый.
Хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы мәсьәләләре игътибар үзәгендә булырга тиеш. Июль ае республикада техника куркынычсызлыгы айлыгы дип игълан ителде. Җитәкчеләр үз кул астында эшләүчеләрнең иминлеген тәэмин итәргә бурычлы.
Район хуҗалыкларында техниканың урып–җыюга әзерлеге начар түгел. Кабул итү вакытында төрле бәя алучылар булды. “Аю”, “Акчишмә”, “Курса МТСы”, “Северный”, “Татарстан” хуҗалыкларында әзерлек аеруча әйбәт.
Көзге чәчүгә карата Президент куйган таләпләр безнең районга да тулысынча кагыла. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров чәчүнең иң әйбәт срогы августта икәнлеген һәр елны әйтеп килә. Элегрәк елларда октябрьдә чәчеп йөрүчеләр дә булды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов 1 сентябрьгә кадәр чәчелгән арышның тулысынча кышлап чыгуын, аннан соң чәчелгәне 50гә 50ле булуын искәртте: “Ел саен чәчәбез дә бозабыз, кемгә файда инде болай эшләүдән?” — диде. Арышка арыш, арпа артыннан арыш чәчкәндә (андыйлар бар) уңышка исәп тотасы юк.
Баш белгеч игеннәрне урып–җыйганда үтәлергә тиешле таләпләрне дә бик яхшылап аңлатты. Беренчесе — игеннәр тиз өлгерә, туфракта дым юк диярлек, уракка иртәрәк керешүчеләр отачак. Комбайннарга нагрузка зур, “Сафия” хуҗалыгында 1 мең гектар иген урып–җыясы, ә нибары 1 комбайн бар.
Урып–җыю сроклары үткәннән соң борчак — өчтән бер, рапс ярты уңышын югалтырга мөмкин.
Игеннәрне кайсы якка урырга дигән сорау бик гади генә кебек. Чәчкән уңайга урсаң, камыл арасына коела, югалтуга китерә, шуңа күрә чәчкәнгә аркылы урырга, камылны 15–18 см калдырырга.
Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге консультанты Илнар Гайнетдинов комбайннарның 37 процентына 8 елдан артык булуын әйтте. Быел бер комбайн да алынмаган. Бер комбайнга уртача 474 гектар туры килә. “Вамин–Арча”да — 774 гектар. Монда ике сменалы эш оештыру турында уйламый булмый. “Кырлай”, “Игенче”дә шулай эшлиләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Айрат Каюмов урып–җыю чорында механизаторларга түләү тәртибен аңлатты. Район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Муллахмәт Әскәров хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы таләпләре турында сөйләде. Терлекчелек бүлеге консультанты Руслан Фәйзрахманов терлекчелектәге яртыеллык эшкә анализ ясады.
Соңыннан сөйләшү урып–җыю техникасы янында дәвам итте. Ике хуҗалык та үзләренең уракка әйбәт әзерлек белән килүләрен практикада күрсәттеләр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International