Болгар җиренә сәяхәт

2012 елның 16 июле, дүшәмбе
Болгар җиренә сәяхәт
Болгар шәһәре — Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы, соңрак Алтын Урданың мәшһүр шәһәрләренең берсе, мәдәният, цивилизация үзәгенә әверелә. 922 елның май аенда Болгарда рәсми рәвештә ислам дине кабул ителә. Биредә яшәгән сәхәбаләр турында күп кенә легендалар яши.
Вакыт узу белән Болгар үсә, зурая бара, шәһәр үзәгендә Җәмиг мәчете, патша сарайлары төзелә. Шәһәр халкы сәләтле, укымышлы була. Бу турыда табылган ташлардагы, керамикадагы язулар сөйли. Күп кенә шагыйрьләр дә яши Болгарда. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ы да нәкъ менә биредә языла.
Болгарның байлыкларына, су янында урнашкан шәһәр булуына кызыгып XII-XIII гасырларда монголлар сугыш башлый, Чыңгыз хан гаскәрләре Болгарга бәреп керә. Ләкин болгарлар, күп югалтулар бәрабәренә булса да, сугышта җиңәләр. XIII гасырның икенче яртысында 50 меңнән артык халкы булган Болгар Европаның иң зур шәһәрләренең берсенә әйләнә. XIV гасырда шәһәрне имән стеналар белән әйләндереп алалар. Шуннан соң аны, рус елъязмаларыннан билгеле булганча, Бөек Болгар дип атый башлыйлар.
1396 елда князь Аксак Тимер башлаган сугышта Болгар шәһәре җимерелә, тик әкренләп торгызылып тормыш итә башлый. Ләкин 1431 елда рус гаскәрләре башлыгы Федор Пестрый ясаган походта Болгар шәһәре җимерелә һәм башка торгызылмый.
1722 елда Петр I, Идел буйлап Азовка таба юл тотканда, борынгы ташландык шәһәргә игътибар итә. Ул бу шәһәр белән кызыксынып, Казан губернаторына указ бирә: булган барлык 70 объектны төзәтергә һәм сакларга. Ләкин, билгесез сәбәпләр белән, биналарның яртысыннан күбе безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Шуңа карамастан, Бөек Болгар — безнең горурлыгыбыз, без сакланып калган тарихи һәйкәлләргә сокланып яшибез. Соңгы елларда мөселманнар күпләп Болгар җиренә Җыенга килә.
Соңгы ике–өч елда Болгар үзгәрешләр кичерә: тарихи биналар төзекләндерелә, биредә яңа биналар калка. Мәсәлән, “Яңарыш” комплексы нигезендә мәчет, мәдрәсә, елга прис-тане, икмәк музее һәм тегермән төзелә. Исламны кабул итү көнендә, 2012 елның 21 маенда, Болгар җиренә Татарстан заказы буенча Италиядә эшләнгән Коръән китабы кайтартылды. Кыйммәтле асылташлар белән бизәлгән 632 битле китапның авырлыгы 800 кг., иңе — 1,5, буе 2 метр озынлыкта. Ул дөньядагы иң зур Коръән буларак Гиннесның рекордлар китабына кертелгән.
Узган атнада редакция коллективы, әнә шул изге җиргә сәяхәт кылып, рухи байлык туплап кайтты. Анда күргәннәр: тарихи истәлекләр, манарага менү, Ак һәм Кара пулатлар, Хан мавзолеенда, Көнчыгыш, Төньяк мавзолейларда, икмәк музеенда булу, Ак мәчетнең гүзәл күренеше, якты тәэсирләр күңелләребездә озак сакланыр әле. Кешелек дөньясы Болгар турындагы истәлекләрне, тарихи җәүһәрләрне буыннан–буынга тапшырып, саклап яшәргә тиеш.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International