Яңалыклар

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Яңалыклар
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына Иске Кырлай авыл җирлеге 1000 сум күчерде.

АРЧА шәһәренең көнбатыш өлешендәге мәчет төзелешенә Рәмзия Сәгъдиева (Арча) — 1000, Минзада Мортазина (Арча) 500 сум күчерделәр.

18 ИЮЛЬДӘ сәгать 10нан 12гә кадәр ТРда кеше хокуклары буенча вәкил аппаратында С.Сабурская һәм ТР хәрби комиссары С.Погодин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 2364180.

26 ИЮЛЬДӘ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору Идарәсе җи-тәкчелеге 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге бинасында гражданнарны кабул итә. Алдан язылу бүлек секретариатында, шимбә һәм якшәмбедән тыш, һәр көнне 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр. Шулай ук 3–12–02 телефоны һәм Интернет–сайтында arsk-ovd.do.am язылырга мөмкин.

Районда балыкчылык спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң көчле спортчы–балыкчыларны ачыклау максатыннан 21 июльдә Арча шәһәре Нефтебаза буасында балык тоту буенча район ярышлары уздырыла. Башлана 5.15 сәгатьтә.
Теләүчеләрне ярышка чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International