Шахмат бәйгесе

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Шахмат бәйгесе
“Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Ладья” шахмат клубында берничә тапкыр район чемпионы исемен яулаган иң көчле шахматчыларының берсе Хәйдәр Сафин истәлегенә шахмат буенча ачык турнир үткәрелде.
Турнирда барысы 34 шахматчы катнашты. Шулар арасыннан 3се хатын–кыз. Район шахматчылары — 16. Балтач, Кукмара, Биектау, Мари Иле республикасының Морки һәм Совет районнарыннан 18 уенчы иде.
Бәйге швейцар системасы белән үткәрелеп, һәр уенчыга 20шәр минут бирелеп, 7 тур уйналды. Нәтиҗәдә, беренче урынны Кукмарадан Александр Васильев, икенче — Мари Иленең Морки районыннан Олег Иванов, өченче — Совет районыннан Геннадий Иванов, дүртенче — Арчадан Ленар Вахитов, бишенче урынны Кәче авылыннан Гали Булатов алды.
Соңыннан җиңүчеләргә иганәчеләр тарафыннан хәзерләнгән дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләк шулай ук иң яшь һәм иң өлкән уенчыга да бирелде. Хатын–кызлар да бүләксез калмады. Александр Васильевка Хәйдәр Сафинның күчмә кубогы тапшырылды.
Әмир ШӘЯХМӘТОВ,
ярышның баш
хөкемдары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International