Җитәкче җаваплы

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Җитәкче җаваплы
14 июльдә Арча район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, аларның урынбасарлары, хезмәтләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрелде. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Киңәшмәдә беренче көн тәртибендә “Универсиада–Антитеррор — 2012” оператив–тактик өйрәнүләр кысаларында диверсия–террорлык юнәлешендәге җинаятьләр һәм хокук бозуларны кисәтү чаралары турында”гы мәсьәлә каралды. Бу турыда РФ Эчке эшләр министрлыгының Арча муниципаль районындагы бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эше буенча ярдәмчесе Наил Гайнетдинов чыгыш ясады.
Айдар Баһавиев шулай ук 8 июльдә Олы Әтнә — Арча юлында ясалган җинаятьне (бу көнне Югары Аты авылы янындагы урман полосасында көч кулланып үтерү билгеләре булган кыз мәете табылган иде) тикшерү барышы турында да әйтеп үтте. Әлеге кыз шимбә көнне Олы Әтнә техникумына курсташлары белән очрашуга килә, аннан соң элек торган фатирда куна. Якшәмбе көнне тукталышка чыга һәм бер машинага утырып кайтып китә. Аның ни вакытта, нинди маркалы машинага (Украинада эшләнгән “Богдан”) утырып китүе төгәл билгеле. Шуннан соң нәрсәләр булуын ачыклавы кыенрак, җинаятьче (яки җинаятьчеләр) Югары Аты полосасында инде үле гәүдәне, кызның пакетларын ташлап калдыра. Шуннан соң ул Олы Әтнә ягына борылган булырга тиеш, чөнки Орнашбаштан соң полоса эчендә кызның сумкасы табыла.
Җинаятьче яки җинаятьчеләр әлегә кадәр иректә йөри. Әмма йомгак инде сүтелүгә бара, тик аны тизләтү өчен тикшерүчеләргә сезнең белән безнең ярдәм кирәк, бу турыда нәрсә дә булса беләсез икән, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез.
Финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев җир һәм милек салымнарының вакытында түләнмәгән өлешләрен түләп бетерергә кирәклеген аңлатты. Күп суммалар да түгел инде ул. Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина моны җирлек башлыкларының үз вазифаларын тиешенчә башкармау нәтиҗәсе дип бәяләде. Мәчет җирләрен ызанлау, законсыз чүплекләрне бетерү һ.б. мәсьәләләрдә дә чагылыш таба бу.
ТР экология һәм табигать ресурслары Төньяк территориаль Идарәсе җитәкчесе Радик Шаһи-әхмәтов район территориясендәге чүплекләрне, аларны бетерү һәм нормаларда каралган хәлгә китерү турындагы чыгышында мисалларны шактый китерде.
— Чүплекләрне тәртип-кә китерү бик акрын бара, — диде ул. — Түбән Курса чүплеге бик начар хәлдә. Югары Пошалым, Яңасала, Көек, Орнашбашта да шулай дип әйтерлек.
Әйбәт мисаллар да бар. Иске Чүриле, Түбән Мәтәскәдә чүплекләрне бетереп, урынын тигезләп куйдылар.
Чүплекләрнең торышы өчен авыл җирлекләре башлыклары җаваплы. Чүп ташларга рөхсәт иткәнсез икән — җавабын да тотарга туры киләчәк.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International