Августта баллы көн көтә

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Августта баллы көн көтә
Умартачылар җыелышларына кеше күп йөри хәзер. 5 июльдә үткәнендә дә шулай булды.
Мондый очрашуларда кирәкле бай мәгълүмат аласың, яңалыкларны үз күзләрең белән күрәсең.
Умартачылык буенча дәүләт инспекторы Ядкәр Мөхәммәдиев үзенең чыгышында быелгы сезон начар кил-мәде дип билгеләп үтте. Дөрес, бал табышы күп факторларга: умартачының осталыгына, корт гаиләсенең көченә һ.б. бәйле. Һава шартлары юкә балы җыйнау өчен дә уңай килде, мондый хәл ел саен булмый.
Ядкәр Мөхәммәдиев, Татарстан Республикасының умартачылык идарәсе баш зоотехнигы Анатолий Гамзов әлеге тармакны үстерү буенча федераль программалар турында да сөйләделәр. Безнең районда умартачылык буенча сигез гаилә фермасы төзелә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов районда умартачылыкны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте. Киләчәктә дә шулай булачак.
Кайбер умартачылар агу–химикатлар кулланганда бал кортларына зыян килүе турындагы мәсьәләне күтәрделәр. Җитәкче аларга тулы итеп җавап бирде, аерым алганда, чәчүлекләрне химикатлар белән эшкәрткәндә таләпләр төгәл үтәлергә тиешлеге белгеч һәм җитәкчеләрнең тагын бер кат исләренә төшерелде.
Семинарның практик өлешендә Кесмәс зонасында яңа оешкан умарталыкларда, бал бирүче үсемлекләр чәчелгән басуларда булдылар, тәҗрибә уртаклаштылар. 14 августта Арча шәһәрендә район умартачылары катнашында бал ярминкәсе узачак.
Арча умартачылары тәҗрибәсен өйрәнергә Киров өлкәсеннән дә килеп киттеләр. Делегация составында шушы тармакны үстерү белән шөгыльләнүче галимнәр, белгечләр бар иде. Алар умарталыкларда булдылар, бездә умартачылыкка шулай зур игътибар бирелүенә гаҗәпләнделәр, тармакны үстерү буенча программаларны өйрәнделәр, үзләрендә безнең тәҗрибәне тормышка ашыру юнәлешендә эш башларга кирәк дигән фикер белән киттеләр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International