Капиталны төрле максатларга

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Капиталны төрле максатларга
2007 елның башыннан икенче һәм аннан да күбрәк бала табучыларга ана капиталына сертификат тапшырыла башлады. Шуннан бирле район буенча 1710 кешегә сертификат тапшырылып, шуларның 926сы әлеге сумманы торак шартларын яхшырту өчен тоткан.
Бүгенге көндә ана капиталы 387600 сумны тәшкил итә. Районда әлеге сумманы алып йорт төзелешенә тотучылар, ипотека кредитын түләүчеләр шактый.
“Әти–әниләр арасында балага өч яшь тулганны көтмичә, акчаны кредит учреждениеләре аша алучылар да бар, — ди Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Р.Нурмөхәммәтова. — Бу очракта сертификат алучыларның торак сатып алуга яки төзелешкә, ипотека алганлыкка килешүләре булырга тиеш. Кулларында шундый документ-лар булучылар безгә теләгән вакытларында мөрәҗәгать итә ала. Документларын тапшырганнан соң ике ай эчендә Пенсия фонды аларның банктан алган кредит суммасын түли. Районда ана капиталын балаларының укуы өчен тотучылар да бар. Укыту өчен ул сумманы әле туган балага гына түгел, кайсына кирәк, шуңа тотарга мөмкин. Узган ел әлеге программага тагын бер яңалык керде: балалар бакчасына йөргән өчен түләүне сертификатның билгеле бер суммасы белән түләп була. Бу очракта район мәгариф идарәсе белән килешү төзү мөһим.
Ана капиталы буенча без күп кенә кредит учреждениеләре белән эшлибез. Саклык банкы, Автоградбанк белән берлектә даими рәвештә ана капиталын куллану мөмкинлеге буенча мәгълүматлар биреп, сертификат тапшырабыз. Шулай ук башка банклар белән дә шул үрнәктә эш алып барабыз.
Форсаттан файдаланып шуны әйтеп үтәсем килә. Пенсия фонды идарәсендә чират зур, килгән кеше көннәр буе утырырга мәҗбүр. Чират тормас өчен иң уңай юл — 3–00–78 телефоны аша алдан чиратка язылу”.
Узган атнада тагын биш кеше сертификатка ия булды. Сертификатны Саклык банкының истәлекле бүләкләре белән бергә тантаналы шартларда тапшыру “Россия Саклык банкы” акционерлык җәмгыяте 4655нче номерлы Биектау бүлегенең 4655/041 номерлы өстәмә офисында узды. Ана капиталын куллану мөмкинлекләре турында физик затларга кредитлар бирү бүлеге хезмәткәре Н.Шакирҗанова чыгыш ясады.
Бу көнне Арчадан Гүзәлия Гыйззәтуллина да икенче баласы өчен ана капиталына сертификат алды (рәсемдә). Ана капиталын килә-чәктә торак шартларын яхшырту яки олы кызына уку өчен файдаланырга уйлый.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International