Урак өсте башланды!

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Урак өсте башланды!
Безнең районда 13 июньнән бирле бер тамчы яңгыр төшмәсә дә, быелгы корылыкны 2010 елдагы белән чагыштырырга тел бармый. Ә менә Волгоград өлкәсендә 600 мең гектардагы игеннәр әрәм булган.
Белгечләр зыян 2010 елдагыдан да күбрәк, диләр. Мондый өлкәләр исемлеген дәвам итәргә мөмкин.
Корылык Татарстанны да читләтеп үтмәде. Язгы якта, июнь башларында яңгырлар шактый яуган (республикада майдан бирле яңгыр күрмәгән районнар да бар) безнең районда бүгенге көндә ярты метр туфрак катламында дым бөтенләй калмаган. Бу үсемлекләр әле дә ничек яшел килеш утыра дип аптырарлык.
16 июльдә безнең районга игеннәрнең корылыктан күпме зыян күрүен ачыклау максатында Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни–тикшеренү институты профессорлары Рафил Шакиров белән Рима Пономорева килде. Алар “Ак Барс–агро”, “Вамин–Мәрҗани”, “Ватан” хуҗалыклары басуларында булдылар. Галимнәр игенчеләрнең мул уңыш алу өчен кулдан килгәннең барын да эшләүләрен билгеләп үттеләр. Басулар чиста, үсемлекләр саны җитәрлек, ашламалар кертелгән, чәчүлекләрне чүп үләннәр һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау чаралары кулланылган. Белгечләр үзләре караган басуларда игенчелек культурасы югары дип бәяләделәр.
Бер айдан артык дәвам иткән корылык төрле культурага төрлечә тәэсир иткән. Иң аз зыян күргән культура — арыш. Сортына карап гектардан уртача уңыш 22–40 центнерга кадәр. “Радонь” сорты иң чыдам булып чыккан.
Гаҗәбрәк тоелса да, борчак та корылыкка бик бирешми. 2010 елда да шулай булган иде. Быел да уңышы начар түгел. “Венета” ширкәтендә 140 гектардагы борчакны суктырдылар, гектардан 22шәр центнер чыкты. “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә, “Ватан”да борчакны уралар, “Вамин–Мәрҗани”дә турыдан–туры урып–җыярга да исәп тоталар. “Игенче” ширкәтендә теземнәрне суктыруга керештеләр.
Арпаның үсү чоры бодайныкыннан кыскарак. Бүген арпа балавызсыман өлгерештә. Галимнәр аның уңышы чагыштырмача әйбәт булыр дип бәяли. “Ватан”, “Ак Барс–агро” басуларындагы “Раушан”, “Нур” сортлары югары уңыш вәгъдә итә.
Корылыктан иң зур зыян күргән культура — язгы бодай. Хәзерге вакытта балавызсыман өлгерешнең башлангыч чорында, сөтсыман өлгерештә дип әйтергә дә була. Корылык нәтиҗәсендә гөмбә авырулары барлыкка килде, кыягы зарарлана, башакның өске өлешендә бөртек булмый. Белгечләр элекке еллардан калган бодайны киләсе ел яз чәчү өчен орлыкка салып куярга киңәш итә. Чөнки быел язгы бодай орлыгы салу проблемалы булачак. Алар шулай ук кичекмәстән арышны урып–җыярга кирәк, диләр. Әлегә ул чиста, сөрлекмәгән. Соңрак, яңгырлар башланса, эш кыенлашачак, югалтуларга китерәчәк.
Район хуҗалыклары игеннәрне урып–җыюга ныклап әзерләнделәр дияргә була. Күбесендә комбайннар парады, контроль сугулар үткәрелде. “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә ул аеруча оешкан төстә үтте. Сугуда 18 комбайн эшләячәк, аларның һәркайсы икешәр кеше белән тәэмин ителгән.
“Вамин–Арча”, “Татарстан” ширкәтләрендә һ.б. кайбер хуҗалыкларда уракка беренче көннән бик актив керештеләр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International