Алар турында дәүләт кайгырта

2012 елның 20 июле, җомга
Алар турында дәүләт кайгырта
Республикада мохтаҗларны торак белән тәэмин итү буенча Дәүләт торак программасы уңышлы гына эшләп килә. Узган ел программага берникадәр үзгәрешләр керде һәм ул 2015 елга кадәр озынайтылды.
Программа кысаларында запастагы хәрбиләр, Чернобыль АЭСы һәлакәтен бетерүдә катнашкан кешеләр, Ерак Төньяктан кайтучылар, күченергә мәҗбүр булып читтән кайтучылар торак шартларын яхшыртырга хокуклы. Программага кагылышлы таләпләр, аның үтәлеше хакында без Арча шәһәре башкарма комитеты белгече М.Мөхәммәдиева белән сөйләштек.
— Беренче категориягә керүчеләрнең хәрби хезмәттә 20 һәм аннан да күбрәк ел хезмәт иткән булулары шарт, — диде ул. — Бүгенге көнгә районда андый категория белән торак шартларын яхшырту буенча исәптә торучылар юк.
Чернобыль һәлакәтендә 1988–1990 елларда “Ябык” объектлар буенча эшләрдә катнашкан гражданнарның торак шартларын яхшырту 1244–1нче номерлы “Чернобыль АЭСы һәлакәте нәтиҗәсендә нурланыш йогынтысына дучар булган гражданнарны социаль яклау турында”гы РФ Законына нигезләнеп башкарыла. Әлеге категориягә керүчеләр программа нигезендә торак белән тәэмин ителгәннән соң үзләре аңарчы яшәгән торакларын дәүләткә тапшырырга тиеш иде, соңгы кергән үзгәреш нигезендә торакны үзенә калдыра ала. Әлеге категориягә керүчеләргә торак алыр өчен дәүләт сертификаты үзләре яшәгән гаиләдәге кешеләр санына бүлгәннән соң килеп чыккан мәйданы белән бирелергә тиешле мәйдан арасындагы аермага карап исәпләнә. Бу очракта бер кешегә 18 кв. м. мәйдан тиеш.
Өченче категориягә керүчеләр 125–ФЗ номерлы “Ерак Төньяк һәм шуңа тиң җирләрдән чыгып китүче гражданнарга торакка субсидияләр турында”гы Федераль Закон нигезендә, Ерак Төньякка һәм шуңа тиң җирләргә 1992 елның 1 гыйнварына кадәр барып урнашкан һәм анда 15 елдан да ким эшләмәгән булса, торакка хокуклы була. Шулай ук Россиянең башка регионнарында тораклары булмаска, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип субсидия алмаган булулары мөһим. Әлеге категориягә керүчеләр бирегә кайтып үзләре торак сатып алган булса да, аларга яшәгән һәм тиешле торакның аермасын исәпләп сертификат бирелә.
Күчеп кайтырга мәҗбүр булучыларга башка дәүләтләр яки Россия территориясендә милләткә, дингә, телгә һәм башка төрле кеше хокукларын кысуга бәйле сәбәпләр белән даими яшәгән урынын калдырырга мәҗбүр булган Россия Федерациясе гражданнары керә. Алар Россиянең Федераль миграция хезмәтенә юллама белән кайта һәм шуның нигезендә торак алуга хокуклы була (4530–1 нче номерлы “Күчеп килергә мәҗбүр булучылар турында”гы Закон). Андый язмышка дучар булган кешеләр ел саен миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсеннән йорт төзелешенә яки сатып алырга субсидия яки югалган торак өчен компенсация алмаулары турында белешмә алып килергә тиеш. Торак белән тәэмин ителергә тиешле буларак алар миграция хезмәтендә чиратта торалар. Әгәр кулларында миграция хезмәтеннән бирелгән статус кенәгәсе һәм белешмәсе булмаса һәм миграция хезмәтендә чиратка басмаган булса, шулай ук район җирлегендә үз исеменә торагы булса, ул сертификат алырга хокук дәгъвалый алмый. Күчеп кайтырга мәҗбүр булучылар Россия Федерациясе законы нигезендә торак белән тәэмин ителәчәк гражданнар исемлегенә кертелергә тиеш.
Дәүләт торак сертификаты бары тик 2005 елның 1 гыйнварына кадәр чиратка басканнарга гына бирелә. Һәр категориядә дә шәхесен, яшәү урынын, гаилә хәлен һ.б. раслаучы документлар сорала, торакка мохтаҗлык булырга тиеш.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International