Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сәйдәшлеләр бәйрәм итә
2012 елның 20 июле, җомга
Сәйдәшлеләр бәйрәм итә
Сәйдәшев урамында ул көнне чын бәйрәм булды. Урам бәйрәме. Билгеле бер датаны үз эченә алып, хөкүмәт тарафыннан расланмаса да, татар халкының тарихи мирасын, матур гореф–гадәтләрен дәвам итүче һәм халык ярата торган күңелле чара ул.
Сирәк булса да кайбер авылларда оештырыла. Арча станциясендә дә үзенчә бер традициягә әверелеп бара һәм менә өченче тапкыр инде станциянең өченче урамында үтә.
— Ару–талуны белмәс, тынгысыз, сәнгатькә гашыйк зат — “Колос” мәдәният йорты директоры Нәсимә Гарифуллинаның иҗат җимеше бу. Нәсимә төрледән–төрле чаралар оештыра. Халык аларны яратып кабул итә. Нәсимәгә ярдәмгә ире Наил, уллары Рим белән Руслан, хәтта өлкән яшьтәге кайнанасы Кафия апа да килә, — диләр бертавыштан ул җитәкләгән “Яшь йөрәкләр” ансамбле җырчылары.
Бу юлы да урам бәйрәме Гарифуллиннар йорты каршында үтте. Тамашачы булыр дип ышанып ук бетмәгән идем, ялгышканмын, ул көнне бирегә яше–карты гына түгел, хәтта музыка тавышын ишетеп күрше урамнардан да халык җыелды.
— Һәр урамда өлкән яшьтәге әби–бабайлар бар. Алар концерт–спектакльләргә дә йөри, Сабантуйларга да бара алмый. Озын урамның бер башында яшәүчеләр арасында икенче башындагыларны еллар буе күрмәгәннәре бар. Менә шундыйлар өчен оештырдык без бу бәйрәмне. Бер–берсе белән очрашсыннар, күреп сөйләшсеннәр, рәхәтләнеп аралашсыннар, серләшсеннәр, бер уңайдан үзешчәннәребез чыгышын карап хозурлансыннар. Сезгә ошаса, кичегез матур узса, безгә дә күңелле, — диде Нәсимә Гарифуллина, урамдашларына мөрәҗәгать итеп.
Бәйрәм кичен үзенең яраткан җыры белән яшь җырчы Гөлназ Җәләлетдинова башлап җибәрде. Аннан Арча педагогика көллиятеннән Флера Шакирова урамнары исемен йөрткән Салих Сәйдәшевның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. “Яшь йөрәкләр” ансамбле башкаруында Арчабыз турындагы җыр бәйрәмнең гимны кебек яңгырады.
Бәйрәмне алып баручы Нәсимә Гарифуллина урамның иң мөхтәрәм кешеләрен — 90, 80 яшен тутыручыларны, озак еллар матур, тигез гомер итүчеләрне, шулай ук мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына тәүге адымнарын ясаучы егетләр һәм кызларны, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучыларны гына түгел, капка төпләрен чәчәккә күмеп, чиста, төзек тотучыларны да аерым–аерым исемләп атап үтте, өлкәннәргә бүләкләрен, күчтәнәчләрен тапшырды, үзешчәннәр үзләренең чыгышларын да аларга багышлады. Равил Габдрахманов, Зөлфия Яхина, Фирдүс Галиев, Гөлнәзирә Тимершәехова, Зөлфирә Габделбәрова (баянда Рәдиф Шәйдуллин), Ибраһим Сабировның җырлауларын, Әлфия Рәхимованың шигырь сөйләвен, Рая Фәтхуллинаның мөнәҗәт укуын, Лилия Хәбибуллинаның ялгыз биюен һәм кызлар башкаруындагы “Чабата” биюен сәйдәшлеләр бик ошатты. “Яшь йөрәкләр” ансамбле җырлап кына калмады, түгәрәк уены да оештырды, олысын–кечесен биетеп тә алды.
Балалар өчен дә бу көнне чын бәйрәм үткәрелде. Ибраһим Сабиров алар өчен нинди генә бәйгеләр оештырмады. Чүлмәк тә ваттылар, йомырка салынган кашыкны авызларына кабып та йөгерделәр, таяк та тартыштылар...Ә җиңүчегә — тәмле бүләк!
Кыскасы, урам бәйрәмендә олылар да, яшьләр, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты. Ул караңгы төшкәнче дәвам итте.
— Халык бәйрәмне ошатты — бу безнең өчен үзе зур шатлык. Киләчәктә станциянең башка урамнары халкына да шундый кичләр бүләк итәргә планлаштырабыз. Янып–көеп йөргән сәхнә ветераннарыбыз булганда, барын да оештырырга була. Рәхмәт, аларга, — диде соңыннан Нәсимә Гарифуллина.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз