Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Давыл узды, түбәләр тузды
2012 елның 20 июле, җомга
Давыл узды, түбәләр тузды
Айдан артык көттек без бу яңгырларны. Озакка сузылган эсселәрдән соң болытларның хәвеф белән килә торган гадәте бар. 17 июльдәгесе алай булмады, тыныч кына килеп хәйран гына явып китте.
Ә менә икенче көнне төштән соң килгәне, кайбер урыннарда табигатьнең куәтен күрсәтеп, хәйран дулап алды. Кәчедә мәктәп, Мәдәният йорты, йортлар, сарайлар түбәләрен куптарды. Арча шәһәренең көньягында урнашкан 4нче мәктәп, аерым йортлар шактый зыян күрде. Давыл Өчиле мәктәбенә дә бераз зарар китерде. Электр чыбыклары өзелеп, урамнар түбә калайлары, шифер ватыклары белән тулды. Бәхеткә, кешеләребез исән–сау, хәтәр болытлар килә башлагач кереп яшеренүең хәерле шул.
Ә, гомумән алганда, яңгырлар бик кирәк иде. Безнең районда ике көндә 30 мм яңгыр яуды. Туфракның аскы катламына үтеп җитмәсә дә, ярап тора инде ул. 19 июльдә ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов видеоконферен-ция режимында үткән киңәшмәдә дә бу яңгырларның азык культуралары, бәрәңге, рапс, кукуруз, күпьеллык үләннәрнең икенче каты, көзге чәчү өчен файдалы булачагын билгеләп үтте.
Ә менә язгы бодай уңышына бу яңгырлар йогынты ясый алмаячак инде. Башка культураларны әйткән дә юк, чөнки алар өлгерде, сүз монда тиз арада югалтуларсыз җыйнап алу турында гына барырга мөмкин.
Быел 2011 елдагы кебек рәхәтлек булмаячак. Республика буенча исәпләп карагач, чама белән 3 млн. тоннадан артык кына ашлык җыйнап булыр дип фаразлана. Әле анысын да җыеп аласы. Күрше Самара, Оренбург, Саратов якларында корылык. Хәзер үк бездән рулонын бер мең сумнан салам сораучылар бар. Димәк, салам да бик кадерле булачак. Яңа уңыш республиканың үз ихтыяҗлары күләме чамасында гына көтелә, аны читкә чыгару рөхсәт ителмәячәк.
Республика басуларындагы өлгергән игеннәрдән 1 млн. тонна бөртекне бүген үк сугып алырга була. Иң соң чәчелгән басулар да 1 август-ка өлгереп бетә. Югалган һәр көн уңышның кимүенә китерәчәк. 20 көннән соң бодай, арпа 45–46 процент уңышын югалта. Шуңа күрә урып–җыюны бик оешкан төстә үткәрергә кирәк. Һәр комбайнның аерым исәбен алып барырга: ул кайчан чыга, ындыр табагына беренче ашлык сәгать ничәдә кайта, комбайн кайчан туктый? Комбайнчыларга түләү тәртипләрен җентекләп аңлатырга. Шуны да эшли алмаган кеше житәкче булырга лаек түгел.
Министр терлек азыгы әзерләү белән дә хәлнең кискен торуын искәртте. Узган елгы запасы булганнар, булмаганнар бар. Юньле хуҗа запас белән яши. Читтән азык эзләргә калырлык булмасын. Быел һәр башак, һәр бөртек кадерле. Районнарда, хуҗалыкларда эшкә сәләтле сыйфат комиссияләре төзергә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов районда терлек азыгы әзерләүнең торышына, урып–җыю барышына анализ ясады.
— Безнең районда бүген үк игеннәрнең яртысын җыйнап алырга була, — диде ул. — Чөнки бездә арыш күп, борчакны да урырга вакыт.
Җиде хуҗалык — арыш, дүрт хуҗалык борчак суга. Һәркайда тулы көчкә эшли башларга кирәк. Урып–җыю эшләрен оештыру буенча штаб эшли, район буенча ике сыйфат комиссиясе төзелде. Мондый комиссияләр һәр хуҗалыкта төзелергә тиеш.
Терлекчелекне дә онытмаска, ныклы контрольдә тотарга. “Союз–агро” ширкәте бозаулар өчен бирелә торган субсидияне дә ала алмады — хисап бирелмәгән. Әлеге ярдәм ясалма орлыкландыру технигына, ветеринария хезмәткәренә бераз булса да өстәмә акча булсын дип бирелә, югыйсә.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә дә үтәү дисциплинасы җитмәвен искәрткән иде. “Хуҗалык җитәкчеләре арасында шундый “чир” белән авыручылар бар, — диде ул. — Табигать шартларын сылтау итеп йөрүче җитәкченең кирәге юк. Хезмәт кешесенә игътибар җитми — эшне менә шуннан башлагыз”.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз