Бәхет әнә шул ул

2012 елның 20 июле, җомга
Бәхет әнә шул ул
Тирә–якта гына түгел, районда аны белмәүчеләр сирәктер. Терлекләре белән бер–бер хәл килеп чыкса, ярдәм өмет итеп шундук Мөхәммәт абыйны чакырталар. Ә хезмәтне бар нәрсәдән өстен куеп җан атып йөрүче Мөхәммәт абый, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, ярдәмгә ашыга. Елның һәр бирмеш көнендә шулай.
Бәйрәм дими, ял дими көне–төне эштә, туган көнен дә бары быел, 60 яше тулу уңаеннан кунаклар дәшкәч кенә, хезмәтен читкә куеп, тынычлап үткәрә алган.
Мөхәммәт Шәрәфиев (рә-семдә) — 40 елга якын гомерен ветеринария табибы һөнәренә багышлап, кешеләргә, терлекләргә шифалы куллары белән игелек кылып яшәүче зат, күптән түгел “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” исеменә лаек булды. Ветеринария табибы булу алар нәселендә буыннан – буынга күчә бара: әтисе Мифтах абыйдан Мөхәммәт абыйга, аңардан – улы Алмазга. Казанка авылында Шәрәфиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән Мөхәммәттә әтисе кечкенәдән үз һөнәренә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Әтисенең үгетләүләре генә колагына кермәс иде, әлбәттә, үзенең күңелендә дә хыял булмаса. 14 яше тулып кына киткән яшүсмер Буа ветеринария техникумына укырга китәргә ниятли. Техникумнан соң хезмәт юлын Әгерҗе районында башлап җибәрә, озакламый армия сафларына да шуннан китә. Хатларында Мифтах абый улын армиядән гел үз якларына, колхозга кайтырга үгетләп яза. Кайта егет, әтисенең теләгенә каршы килми. Тик тырыш, булдыклы кеше кайда да кадерле шул. Мөхәммәтне район ветеринария берләшмәсендә күзәтеп йөргәннәр икән, колхозда ике ел эшләгәннән соң аны участок ветеринария табибы итеп билгелиләр. Үрнәк, Казанбаш, Урта Пошалым авыл Советларына караучы 18 авыл кергән райондагы иң зур участокка. Никадәр эш башкарасы! Ул чакларда терлек саны да күп, колхозларда сарык, дуңгыз фермалары бар, һәрберсенә вакытында профилактик прививка ясап өлгерергә, авыллардагы, колхоздагы терлекләрдә йогышлы авыруга юл куймаска кирәк. “Өстәвенә, ул елларда өч көн саен райкомга чакыртып, колхозда сөт кимегән, бозау үлгән өчен дә участок мал табибын тәнкыйтьлиләр. Авыл аралары шактый чакрымнар, көне буена йөреп хәтта ат түзми иде”, — ди ул үткәннәрен искә төшереп. Үзенә ярдәм кулы сузып эшкә өйрәткән остазларына, күп еллар элек ярдәмнәрен тойган элеккеге җитәкчесе Рафаэль Хәсәновка бүген дә рәхмәт укып, аралашып яши ветеринар. Гомерендә үзенә дә бик күп җитәкчеләр, колхоз рәисләре белән эшләргә, уртак тел табып, кайберләреннән үрнәк алып та яшәргә туры килә. Үз участогына кергән хуҗалык, оешма җитәкчеләреннән ул М.Хәстиев, М.Ибраһимов, А.Назиров, Ш.Сәлахов, Ә.Хәлилов, М.Нуретдиновны үрнәк итеп сөйләгәндә: “Булдыклы кешенең эш нәтиҗәсе әллә кайдан күренә”, — дип нәтиҗә ясый.
Мөхәммәт абый фикеренчә, участок ветеринария табибы фәлсәфәче дә, психолог та, ветеринар да (шул ук вакытта хирург та, акушер да, терапевт та) булырга тиеш. Ул халык белән генә түгел, коллегалары белән дә уртак тел табып эшли. Үз эшенең остасы, кеше белән аралаша белә торган психолог булу серләрен практикантларга да төшендерергә ярата. Аның дәресләрен алып, практикага кайтып тәҗрибә туплап киткән яшьләр шактый. Киңәш сорап Татарстанның төрле җирләреннән дә еш шалтыраталар. Терлекләрне артык ярата бугай ул. Кулыннан килгәнчә ярдәм итсә дә, кайчак берәрсе үлеп китсә, ярдәм итә алмавына гаҗизләнә. Хуҗалыктагы авырып киткән терлекләрнең хәлләрен терелгәнче белеп тора. “Тырыш кеше үз илендә, үз җирендә булдыра алганча патриот булырга тиеш. Кешедән таләп иткәнче үзең эшләп күрсәт, дигән принцип белән яшим мин. Халыктан ярдәм сорап шалтырату–чакырулар килми башласа, мин үземне кая куярга белмим, эчем поша башлый, хәлләрен белеп шалтыратырга тотынам. Чакырган җиргә барып ярдәм күрсәтеп кайту — җаныма дәва”, — ди.
Тырыш, булдыклы кеше таңнан йоклап ятмас, дигән борынгылар. Мөхәммәт абый да иртүк торырга ярата. Җәйге көне иртән 4 тулганчы башлана аның. Йорттагы терлекләрне барлап чыкканнан соң колхозларга чыгып китә. Өйләгә кайтканда инде аны хуҗалыклардан чакыру исемлекләре көтеп тора. Арада хәтта әтәч–тавыклар авырып китте дип чакыручылар да очрый. Замана белән бергә атлаучы төрле чирләрдән дәвалау турындагы китаплар, шулар белән беррәттән, татар, рус классикларының әдәби әсәрләре дә аның рухи байлык чыганагы. Гомере буе белем өсти ул. Эш дәверендә Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамларга да өлгерә. Хәтта Ерак Көнчыгышта армиядә хезмәт иткәндә Югары партия мәктәбен тәмамлый.
Тырыш белгечнең намуслы хезмәте җитәкчелек күзеннән читтә калмый. Мөхәммәт Шәрәфиев “Районның алдынгы ветеринария табибы”, “Авыл хуҗалыгының иң яхшы белгече”, “Үз һөнәре буенча оста” исемнәренә, күп кенә Мактау грамоталарына ия, ике тапкыр алдынгылар съездында катнаша, аның турында язма Татарстанның алдынгы ветеринария табиблары китабында урын алган.
Ирешкән уңышларында гаиләсенең, аеруча тормыш иптәше Фалиянур апаның өлеше зур булуын еш кабатларга ярата. “Гомерем буе Фалиянур ярдәмчем булды, минем уңышларым — аның тырышлыгы”, — ди. Әти–әнисенә дә, алты баланы кешелеклелек сыйфатлары сеңдереп, югары белем биреп, тырыш кешеләр итеп тәрбияләгән өчен гомере буе рәхмәт укып яши Мөхәммәт абый. Бервакытта да көнләшмәс, киң күңелле, кешегә яхшы булсын дип янып–көеп йөрүче булуы шул тәрбиянең җимеше инде. Әнә, үзе дә белә икән үрнәк сыйфатын, юкса, әгәр ветеринария табибы булмасам, сәясәтче булып авыл кешесен яклар идем яисә балалар бакчасында тәрбияче яки пешекче булыр идем, димәс иде. Хыялыйлыгын, табигатьтән көч алып яшәү серен дә ачты. Күңелендә йөрткән яшерен хыялы да бар: бер сынык ипи, бераз су алып өч кенә көн ялгызы урманда яшәп аласы килә.
...Мөхәммәт абыйның тезләрендә иркәләнеп оныгы Айнур утыра. Сүз белән генә аңлатып булмаслык наз, мәхәббәт хисләрен кулларына күчереп бабай оныгын сөя. Гаиләңнең җылы кочагында сау–сәламәт, кадерле кеше булып, туганнарыңның якын итүен тоеп, хезмәттәшләреңнең хөрмәтен яулап, халыкның рәхмәтен ишетеп, оныгыңның яраткан бабайсы булып яшәүдән дә олы бәхет бар микән!?
Розалия ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International