Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бездә шундый хәлләр
2012 елның 25 июле, чәршәмбе
Бездә шундый хәлләр
“Татарстанда ир–атлар һәм хатын–кызлар арасындагы гомер озынлыгы аермасы 13 ел. Ә гомер озынлыгы бездә 72 ел”, — дип белдерде узган атнада Хөкүмәт йортында узган брифингта сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов.
Гомер озынлыгы, әлбәттә, халыкның яшәү рәвешенә, сәламәтлегенә бәйле. Бүгенге көндә гомер озынлыгына йогынты ясый торган 5 факторны аерып күрсәтеп була. Болар: гәүдәнең артык авырлыгы, дөрес тукланмау, начар гадәтләр, йөрәк–кан тамырлары һәм яман шеш авыруларының артуы, физик активлык җитмәү. Министр сүзләренчә, республикада 80 процентка якын өлкәннәр һәм 60 процентка якын балалар артык авырлыктан интегә. Тәмәке тарту, хәмер куллану кебек начар гадәтләр буенча да без Россия буенча лидерлык күрсәтәбез икән. Халыкның тәмәкегә тоткан еллык суммасы 1,5–2 млрд. сумга кадәр җитә, дип белдерде ул. Димәк, чирне үзебез сатып алып, гомеребезне дә үзебез кыскартабыз булып чыга. Өстәвенә, тормыш–көнкүрештәге стресслар, тирә–як мохитнең экологик халәте гомер кыскаруга сәбәп булып тора, төрле авыруларга юл ача. Халыкның яртысы диярлек югары кан басымыннан интегә. Озак яшәүнең сере — хәрәкәттә, дигән гыйбарәнең мәгънәсе бүген дә әһәмиятле. Чөнки актив тормыш алып бару, көн саен җәяү йөрү, йөгерү сәламәтлекне озак елларга саклап калырга ярдәм итә.
Дөньядан вакытсыз китү аяныч хәл булса да, балалар туу саны күпкә артуы куанычлы. Татарстанда балалар тууының арта баруы 2006 елдан бирле күзәтелә. Арча районында да быелның 6 аенда, 2011 ел белән чагыштырганда, 72 бала күбрәк дөньяга килгән. Шунысы куанычлы: үлем–җетем быел 28гә кимегән. 2011 елның 6 аенда 139 гаилә ЗАГСта никахларын рәсмиләштергән булса, быел ул өчкә кимрәк. Тик менә аерылышучылар саны быел шактыйга арткан — 39 пар.
Аерылышучыларның үз сәбәпләре булса да, һәркем парлы, бәхетле булып яшәсә, нинди шатлык бит. Өстәвенә, арада аерылышканнан соң кабат гаилә корырга теләмәүчеләр дә күп. Әнә шулар райондагы буйдаклар санын тулыландыра да инде. Авылларда гаилә кормаган ир–егетләр болай да җитәрлек. Аларга парларын табуда булышу өчен төрле чаралар да күрелә. 30 яшьтән өлкәнрәкләр өчен кичәләр оештырылды: ЗАГС бүлеге зурлап, 80нче еллар дискотекасы, авыл җирлекләрендә әдәби–музыкаль кичәләр, КВН уеннары үткәрде. “Әлегә нәкъ менә шул кичәдә танышып кавышучы булды, дигән хәбәр килмәсә дә, арада җылы мөнәсәбәт урнаштыручылары да бардыр”, — диләр ЗАГС бүлегендә. Буйдакларга районда эшләп килүче “Танышу агентлыгы” да ярдәм итәргә әзер. “Безгә мөрәҗәгать итүчеләр соңгы вакытта арта төште. 6 ай эчендә никахлашучылар да, очрашып йөрүчеләр дә шактый. Мөрәҗәгать итәргә оялмасыннар, чөнки бездә сер саклана”, — диделәр агентлыкта. Һәркем бәхетле булырга хаклы. Парларыбызны табып, сәламәт балалар үстереп, озак яшәргә язсын.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз