1 килограмм 200 грамм авырлыктагы помидор

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
Арча шәһәрендә яшәүче Фирдәвес Вильданова (рәсемдә) редакциягә 1 килограмм 200 грамм авырлыктагы помидор алып килде.
— Моннан дәүрәкләре дә бар иде әле, — диде ул. — Танышларым монысын сезгә күрсәтергә киңәш итте.
Вильдановлар бакчасында (алар элек чүплек булган урында гөлбакча ясадылар) ниләр генә үсми! “Әлеге помидор “Ташкент” сортлысы, — ди Фирдәвес ханым. — Сабагы өч метрга кадәр җитә, помидоры бик тәмле”.
Сезнең бакчада шундый рекордка тарта торган яшелчә һ.б. юкмы? Хәбәр итегез, газета укучылар белән бергәләп сокланырбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International