«01» хәбәр итә

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
«01» хәбәр итә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Арча муниципаль районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе хәбәр итүенчә, күзәтү–профилактик чаралар комплексы уздырылуга карамастан, районда янгын куркынычсызлыгы буенча хәлләр канәгатьләнерлек түгел.
2012 елның 6 аенда районда 26 янгын очрагы булды. Анда 2 кеше зыян күрде, шуларның берсе — бала. Ә 2011 елда бу вакытка 18 янгын очрагы теркәлеп, анда бер кеше үлгән иде.
Электр җиһазларын һәм электр көнкүреш җайланмаларын куллану кагыйдәләрен бозу узган ел белән чагыштырганда 50 процентка артты, узган ел күрсәткечләренә караганда, быел тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү очраклары 7 тапкыр артык, ә мич җиһазларын кулланганда кагыйдәләрне бозу очраклары 60 процентка кимегән.
Барлык килгән зыян 900 мең сумнан артып китә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International