Комбайнчы

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
“Кырлай” ширкәтендә бер шартлы терлеккә 32 центнер азык берәмлеге әзерләнде инде. Моңа ирешүдә “Ягуар” үзйөрешле азык урып–җыю комбайнында эшләүче Равил Миңһаҗевның (рәсемдә) өлеше зур булды. Ул район буенча да иң алдынгыларның берсе. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов хезмәт алдынгысына бүлекчәнең политсовет секретаре Алмас Назировның Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләк тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International