Яхшы орлык, әйбәт элгәр кирәк

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
Яхшы орлык, әйбәт элгәр кирәк
2012 ел район игенчеләре өчен шактый катлаулы ел булса да, хуҗалыклар игеннәрне тәрбияләп үстерү, чүп үләннәргә, төрле корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш чараларын куллану мөмкинлекләре таптылар.
Быел яз уҗым культуралары калын кар катламы астыннан хәлсезләнеп, сирәгәеп чыктылар. Аларны вакытында минераль ашламалар белән тукландыргач, чүп үләннәргә каршы гербицидлар куллангач, хәл уңай якка үзгәрде. Бигрәк тә “Игенче”, “Кырлай”, “Вамин” хуҗалыкларында бу эшләр иртә һәм оешкан төстә башкарылды.
Быел барлык язгы культуралар, кукуруз, борчак, рапсны да кертеп, 90500 гектарда чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшкәртелде. Чәчүлекләрне саклау буенча сыйфат белән эшләгән “Ватан”, “Курса МТСы” хуҗалыклары басулары аеруча чиста. Бу, әлбәттә, комбайннарның җитештерүчәнлеген арттыра, ындыр табакларында эшне җиңеләйтә.
“Игенче” һәм “Кырлай” ширкәтләре язгы бодайны гөмбә авыруларына каршы фунгицидлар белән эшкәрттеләр.
Бүгенге көндә бәрәңгене фитофтороз, альтернариоз кебек гөмбә авыруларына каршы фунгицидлар белән эшкәртү дәвам итә.
Игеннәрне саклап үстерүдә озак еллардан бирле зур хезмәт куйган механизаторларыбызны да әйтеп үтәсе килә. “Ватан” хуҗалыгыннан Дамир Фәйзиев, “Вамин–Мәрҗани” ширкәтенең “Гигант” бүлекчәсеннән Рамил Ибраһимов, Малик Әхмәдуллин, “Вамин–Арча” ширкәтенең “Төрнәле” бүлекчәсеннән Айрат Мәхмүтов, “Игенче” бүлекчәсеннән Газинур Заһидуллин, “Курса МТСы”ннан Рәфкать Муллагалиев, “Ак Барс–агро”дан Илнур Габделбәров, инвесторы “Сервис–агро” оешмасы булган “Кырлай”, “Игенче” ширкәт-ләреннән Рафил Мәннанов, Җәүдәт Гайнуллин — әнә шундыйлардан.
Хәзерге вакытта районда урып–җыю эшләре кыза бара. Төп максат дөрес оештырып, игеннәр-не югалтуларсыз җыйнап алу булса, икенче- се — җитәрлек орлык әзерләү. Югары репродукцияле, перспективалы яңа сортлар үстерүче һәм сатучы “Ак Барс–агро”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Кырлай”, “Ватан”, “Вамин–Мәрҗани” хуҗалыклары орлык әзерләүгә аеруча игътибар бирергә тиеш. Моның өчен ындыр табагы техникасының өзлексез эшләве, суыру машиналарының дөрес иләкләр сайлап көйләнүе шарт.
Урып–җыю белән бергә, иң әйбәт срокларда көзге чәчүне дә башкарып чыгарга кирәк. Хуҗалыкларда 1800 тонна күчмә фонд арыш бар. Хәзер аларның яңадан чәчүлек сыйфатларын тикшерү, ягъни орлыклар аша гына күчә торган төрле авырулар белән зарарлануын ачыклау шарт. Күчмә фонд арышны Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча район бүлегендә тикшертү, аның нәтиҗәләре буенча тагын бер кат чистартып, чәчүлек кондициясенә китерү сорала.
Көзге культураларның тиешле куелыкта тишелүенә, яхшы кышлап чыгуына ирешүдә югары репродукцияле перспектив яңа сортлар чәчү төп роль уйнаса, тагын бер мөһим шарт — әйбәт элгәрләргә урнаштыру. Безнең районда 5232 гектар чиста пар, 4372 гектар борчак, 9065 гектар берьеллык үләннәр бар. Менә шушы мәйданнар әйбәт элгәр булачак, аларны яхшылап эшкәртергә кирәк.
Әхмәт ХӘКИМҖАНОВ,
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең ТР буенча Арча районы бүлеге баш агрономы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International