Алар тик тормый

2012 елның 25 июле, чәршәмбе
Алар тик тормый
Синоптиклар июльнең калган көннәрендә, августта яңгырлы һәм аяз көннәр чиратлашып барачак, дип фараз итә. Җәйге яңгыр бер басуда яварга, икенчесендә яумаска мөмкин.
Шуңа күрә монда, хәрбиләрчә әйтсәк, маневр ясый белү күп нәрсәне хәл итәчәк.
“Вамин–Мәрҗани” ширкәте генераль директоры Марат Минәчетдинов телефоннан сөйләшкәндә: “Лексион” комбайннары Яңа Ашыт басуында эшли”, — дигән иде. Без Арчаны чыгуга, Яңа Кенәр ягыннан килгән болыттан яңгыр коя да башлады. “Ындыр табагында эшләүчеләр янына керергә туры килер, ахрысы”, — дип, юлны дәвам иттек. Яңгыр Яңа Кырлай турысына кадәр генә яуган булып чыкты. Ташкичүдә дә коры иде, әмма без барасы Яңа Ашытта да койган яңгыр. “Орыда да яуды, Иске Ашытта гына эшли комбайннар”, — диде Марат Канәфиевич. — Хәзер комбайннарны күчерү белән мәшгульбез”. (“Кырлай” ширкәтендә дә бу көнне яңгыр яугач, комбайннарны “Игенче” басуларына күчерделәр).
“Ашыт” бүлекчәсе җи-тәкчесе Айрат Ибәтуллин иң беренче салам җыйнаучылар янына алып барды. “Күп җирдә корылык булганын беләбез, шуңа беренче көннәрдән салам җыюны җайга салдык”, — ди. Әйе, үзебезнең дә гыйбрәт алырлык корылык кичергәнгә әле генә бит. Комбайннар артыннан Ирек Гарипов, Малик Сәфәров “МТЗ–82” тракторлары белән теземнәрдәге саламны рулонлап баралар. Көнгә 100әр рулоннан ким булмый, диләр. Хәлил Фәттахов озын арбага 14әр рулонны төяп ташый. Әлегә терлек кардаларына кертәләр, аннан соң эскерткә өячәкләр.
Бүлекчәдә дүрт комбайн, шуларның икесен Әхмәтшиннар егәрли. Рәдис Әхмәтшин улы Раил белән “Акрос”та, тагын бер улы Рәмис “Дон–1500Б” комбайнында. “Әйбәт эшлиләр”, — ди бүлекчә җитәкчесе.
24 июльгә “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә игеннәрнең 12 проценты урып–җыелды. “Курса МТСы”, “Игенче”дә — 16шар, “Ватан”да — 14 процент. “Аю”, “Сафиуллин”, “Шиһабеддинов”, Тукай хуҗалыкларында әлегә суктырылган мәйданнар бөтенләй юк.
Белгечләр борчак белән арышны тиз арада суктырып алырга киңәш итә. Борчак тиз коела торган культура, аннан бушаган җир чәчү өчен дә кирәк. Арыш торган саен сөрлегә, арыш анасы дип аталган гөмбә авыруы ишәя. “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә 6200 гектардагы арышның 1549 гектарын, 500 гектардагы борчакның 269 гектарын җыйнап алдылар. Тагын “Ватан” белән “Игенче”дә генә борчак сугалар.
18125 гектардагы арышның — 4039, 4372 гектардагы борчакның 819 гектары суктырылды.
Көзге чәчү өчен 25050 гектарда җир әзерләнергә тиеш булып, шуның 12750 гектары әзерләнде. “Ак Барс–агро” ширкәтендә 2610 гектар (план — 2540) мәйдан бөтен шартларын туры китереп әзерләп куелды инде. “Вамин–Мәрҗани” ширкәтендә — 3251, “Татарстан”да — 1260, “Игенче”дә 1160 гектарда җир әзер. “Союз–агро” ширкәтендә бүгенге көнгә кадәр бер гектар да җир әзерләнмәгән.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International