Нәтиҗәле эшләп, бәрәкәтле яшәргә

2012 елның 1 августы, чәршәмбе
Нәтиҗәле эшләп, бәрәкәтле яшәргә
28 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арча районында булды.
Ул башта муниципаль район башлыгы Алмас Назиров озатуында игеннәрнең торышын, урып-җыю эшләренең барышын карады, соңыннан хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште.
— Гомумән алганда, игеннәрнең торышы начар түгел, — диде министр. — Арча районында шартлар уңайрак килде дип әйтергә була, яңгырлар да булды, эш нәтиҗәсе дә күренә. Орлыкчылык белән әйбәт эшлисез, 35 процент югары репродукцияле орлыклар булу — яхшы күрсәткеч. Уңышыгыз республиканың уртача күрсәткеченнән югары.
Министр кайсы культураның иң югары уңышы күпме булуы белән дә кызыксынды. Борчак гектардан — 25, арыш 37–38 центнер биргән урыннар бар.
— Корылык шартларында аммиакның роле зур дигән фикер туа, — диде министр. — Балтач районында аммиак керткән участокларда гектардан 40 центнердан артык чыга.
Безнең районда да аммиак суы белән эш итүче хуҗалыклар бар. “Быел дүрт мең тонна ярым аммиак керттек”, — диде очрашуда катнашкан “Сервис–агро” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов.
Әлеге сөйләшүнең шушы ширкәт инвесторлык иткән “Кырлай” җирлегендә үтүе дә очраклы түгел. Теләсә нинди шартларда тотрыклы уңыш ала торган хуҗалык бу. Министр мул уңыш вәгъдә итүче арпа басуын карап югары бәя бирде.
Министр Федераль үзәктән авыл хуҗалыгына зур ярдәмнәр булмаячагын искәртте. Республика мөмкин булганча булыша, әмма аның да мөмкинлекләре чикләнгән. Бердәнбер юл — булганны бәрәкәтле тотып, үзеңә тырышырга кала. “Вамин” хуҗалыкларына аеруча кагыла бу. Моңарчы ярдәм аз күрсәтелмәде, әмма нәтиҗәсе сизелми, республиканың 11 процент җирен биләп, продукциянең 5 процентын гына бирәләр. Киләчәктә болай барып булмый, ярдәм итү гаделлек принцибында булачак. Әмма иген уңышын басуда калдыруга юл куелмаячак. Кондицияле терлекләрне сатарга, ашлыкны элеваторлар кабул итәргә әзер — акчасын иртәгә үк бирәчәкләр.
Марат Әхмәтов районда урып–җыю темпы барышыннан канәгать булуын белдерде. Узган ел ашлыкның килограммын 2 сум 50 — 2 сум 80 тиенгә көч–хәл белән сатып булса, быел 6–7 сумга алам дип торалар. Ашлыкны республиканың үз эчендә дә рәхәтләнеп сатып була, ул республика ихтыяҗларыннан бик артмаячак та.
Министр соңгы елларда районда урта мәктәпне тәмамлаучылар саны кими баруын да әйтеп үтте. Монысы бер хәл, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларына керүчеләрнең аз булуы аеруча борчый. Хуҗалык җитәкчеләренә дә мәктәпләрдә ешрак булырга, очрашулар үткәрергә кирәк. Югары уку йортларына керүчеләрнең кимендә 30 проценты авыл хуҗалыгы юнәлешен сайласа, әйбәт булыр иде.
Марат Әхмәтов Арча районының мөмкинлекләре зур булуын ассызыклады. Бөтен көчне әнә шулардан тулырак файдалануга юнәлдерергә.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International