Беренче чиратта — кешеләр

2012 елның 10 августы, җомга
Беренче чиратта — кешеләр
Июль аенда район предприятиеләре һәм оешмаларында 2012 елның беренче яртыеллыгы йомгакларына багышланган җыелышлар булып үтте. Аларда район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Әлеге җыелышларда предприятиеләрнең икътисадый күрсәткечләре анализланды, инженер–техник хезмәткәрләр, коллектив әгъзалары катнашында хәл итәсе проблемалар, күмәк килешүләрнең үтәлеше, хезмәт хаклары, салымнар, Пенсия фондына түләү һ.б. турында ачыктан–ачык сөйләшү булды.
8 августта шундый очрашу “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятендә үтте. Генераль директор Раиф Сибагатуллин предприятиедә эшләр барышы белән таныштырды, ягулык–майлау материалларына бәяләр кую тәртибен аңлатты.
Баш хисапчы Ленар Хәлиуллин чыгышында яртыеллыкта уртача хезмәт хакының 14 мең 260 сум булуын әйтте, ел ахырына өстәмәләр белән ул 15500 сум чамасына җитәчәк. Барысы 139 кеше эшли. Ярты елда 7 млн. сум чиста табыш алынган, узган ел бу чорда 1 млн. сум гына булган.
Генераль директор да узган елны бик авыр булды дип әйтеп үткән иде. 13–14 млн. сум табыш алган еллар да булган. Күрсәткечләрне яхшырту юлларын эзлиләр. Барысы 15 ягулык салу станциясе эшли. Шуларның 3се Мари Илендә, 2се — Малмыжда. Быел тагын бер станция артырга тора.
Ягулыкның сыйфатына нык игътибар бирәләр, үзләренең лабораторияләре бар, клиентларны җәлеп итүнең башка чаралары да кулланыла.
Чиста табыш өчкә: җитештерүне киңәйтүгә, дивидендлар түләүгә, социаль яклау мәсьәләләрен хәл итүгә бүленә. Проф-союз комитеты рәисе Мөхәммәт Гыйльметдинов, ветераннар советы рәисе Наил Сабиров чыгышларында нәкъ менә соңгысы тулы чагылдырылды. Җитәкче дә безнең предприятие социаль юнәлештәге дип әйткән иде.
Предприятиедә күмәк килешүне үтәүгә бик зур игътибар бирелә. Стажы 10 елдан арткан кеше өстәмә ала, өйләнешүчеләр, юбилярлар, лаеклы ялга чыгучылар, баласы туучылар — берсе дә онытылмый, һәркайсына билгеле сумма тәгаенләп куелган. Бала белән декрет ялында утыручыларга ел ярым ай саен 1800 сум өстәмә түлиләр. Яңа йорт җитештереп чыгучыга 25 мең сум бирелә. Пенсионерлар предприятие исәбенә ай саен 600 сум өстәмә ала. Транспорт, дарулар белән тәэмин итүдә ташламалар каралган. Кирәк кешегә ашлык, терлек азыгы да кайтарып бирәләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев коллективка шулай матур гына эшләп, район икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтте. Шул ук вакытта мөмкинлекләрнең тагын да зуррак булуын ассызыклады, хезмәт хакларын елга 12–15 процентка арттыру бурычын куй-ды, эшне тагын да яхшырту буенча фикерләрен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International