Яңалыклар

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
Яңалыклар
ДЕПУТАТЛАР ИГЪТИБАРЫНА!
2012 елның 17 августында район Советының утырышлар залында Арча район Советының чираттагы XX утырышы була. 9 сәгатьтә башлана.

7–8 август көннәрендә Апаз авыл җирлегенә кергән Апаз, Каратай, Мирҗәм, Хәсәншәех, Пөшәңгәр авылы мәчетләрендә “Ватан” агрофирмасы” җитәкчесе Мансур Әхмәтов ярдәме белән ифтар мәҗлесләре уздырылды. Ахшам намазына килгән ураза тотучылар ифтар ашын оештыруда өлеше кергән һәркемгә рәхмәтләрен ирештерде.
Ифтар мәҗлесе 11 август көнне Казиле авылында да үтте. Аны Каниф хәзрәт Нигъмәтуллин оештырды. Ураза тотучы яшьләр, өлкәннәр җыелган мәҗлескә кунак булып Арчадан Хөсния абыстай да килгән иде.

“Северный” ширкәтенең яшь комбайнчысы Рүзәл Бариев район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең махсус бүләген алды.
“Ватан” хуҗалыгы комбайнчысы Рифат Гыйльманов, “Кырлай” ширкәтеннән Ленар Закиров та шундый бүләкләргә лаек булдылар.

“Вамин–Мәрҗани” бүлекчәсе тракторчысы Җәүдәт Габдрахманов “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе политсовет секретаре Алмас Назировның Рәхмәт хаты, акчалата премия һәм вымпел белән бүләкләнде. Ул 500 гектардан артык арыш чәчте инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International