Кызыл Бистәдә яңа йорт

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
Кызыл Бистәдә яңа йорт
2008 елның 7 маенда Россия Федерациясе Президентының “1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында” Указы чыкканда аның шәһәребезнең йөзен танымаслык итеп үзгәртәчәген күбебез күз алдына да китерә алмый идек әле. Ә бүген инде без бөтенләй башка шәһәрдә яшибез кебек.
Нибары дүрт ел эчендә бит әле бу! Берсеннән–берсе матур йортлардан торган Зәйнуллин, Борһанов урамнарыннан узганда алган тәэсирләрне әйтеп бетерерлек түгел.
Дөрес, шәһәрнең йөзен үзгәртүдә башка программалар буенча алып барыла торган төзелешләрнең дә өлеше аз түгел. Әмма ветераннар өчен төзелгән йортлар аерым урын тота. 2012 елның 1 июленә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелган 697 ветеранның 688енә субсидия килеп, 682се инде тораклы булды. 620 ветеран фатирларны Арча шәһәрендә төзелгән яңа йортлардан алды.
2010–2011 елларда Арча шәһәрендә ветераннар өчен 37 күп фатирлы йорт төзелде, аларның территорияләре төзекләндерелде. 2012 ел башында Зур урамда — 24, июнь башында Пушкин урамында 12 фатирлы йорт тапшырылды.
11 августта шундый күңелле вакыйгаларның тагын берсе Кызыл Бистә урамында үтте. Биредә “Арча КСМы” ширкәте ветераннар өчен 12 фатирлы бик матур йорт төзеп тапшырды.
— Бүген барыбыз өчен дә шатлыклы көн. Менә, ниһаять, сезнең чират та җитте, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, ветераннарга мөрәҗәгать итеп. — Түземлегегез, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт.
Район башлыгы тагын унике ветеранга Пушкин урамында фатирлар төзелүен әйтте. Ил, республика җитәкчелеге район алдына куйган бурыч уңышлы үтәлеп килә. Төзүчеләр дә сынатмады, ветераннарыбызны заманча итеп мәһабәт йортлар, бөтен уңайлыклары булган фатирлар белән куандырдылар.
Район башлыгы яңа фатирларда булды, алардагы уңайлыкларга югары бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International