Урак төгәлләнеп килә

2012 елның 15 августы, чәршәмбе
Урак төгәлләнеп килә
14 августта муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Сервис–агро”, “Ак Барс–агро” ширкәтләренең иген басуларында булды, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште.
“Сервис–агро” ширкәтенең Венета басуларында комбайннар бодай суктыра. Чүпсез, эре башаклы игеннәргә карап быел корылык кичерәбез дип әйтерлек түгел.
— Корылыкның уңыш язмышын хәл итә торган факторларның берсе генә икәнлеген биредә яхшы күрәбез, — диде Алмас Әминович, эре башакларны кулына алып. — Иң алдынгы технологияләр кулланып, туфракны эшкәртүдән алып чәчүлекләрне тәрбияләүгә кадәр бары да җентекләп уйланылган булу менә шундый матур нәтиҗәләр бирә.
“Игенче” бүлекчәсе җи-тәкчесе Илнар Мәгъсүмов урып–җыю эшләренең барышы, баш агроном Марат Вахитов корылык шартларында уңыш алу серләре турында сөйләделәр. Аммиак суы керткәннәр, биопрепаратлар кулланганнар. Игеннәр тамырдан да, кыяктан өстәмә сыйны мул алган.
— Бөҗәкләргә каршы көрәшкәнгә бодайларының җилемсәсе дә югары, — дип өстәде авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов.
Бодай гектардан 35 центнерга кадәр уңыш бирә. “Әле бу без өмет иткән үк уңыш түгел, — ди Татарстан Республикасының атказанган агрономы Марат Вахитов. — Менә монда биш бөртек булырга тиеш иде, ә алар икәү генә.
— Кайчан гына әле бу басуларны билчән баскан булыр иде, — диде район башлыгы. — Инвестор менә нинди алгарыш ясады, зур басулар, куәтле техника, яхшы элгәрләр, заманча технология. Районда “Ватан”, “Кырлай”, “Игенче” хуҗалыкларында әнә шулай эшлиләр.
Алмас Әминович механизаторларга түләү, кызыксындыру чаралары турында да сорашты. Җиңүчеләрне көн саен билгеләп баралар, ун көн саен премия бирелә. Узган ел бер комбайнчы сезонга 150 мең сум акча эшләгән.
“Ак Барс–агро” ширкәтендә комбайннар бодай суктыра. Монда уңыш бераз кайтышрак иде, әмма хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов әйбәт уңыш вәгъдә итүче басуны да күрсәтте.
Район башлыгы бу хуҗалыкта да урып–җыю эшләренең барышыннан канәгать калды. Шулай ук көзге чәчүне дә оешкан төстә башлап җибәргәннәр.
— Һава шартлары безгә быел көткән уңышны алырга мөмкинлек бирмәде, — диде Алмас Әминович. — Яңгырлар да яумады түгел инде, әмма файдасы җитеп бетмәде. Шуңа да карамастан, артык зарланырлык урын юк. Җитәрлек күләмдә печән, сенаж әзерли алдык. Хәзер менә силос салу башлана.
Игеннәрне урып–җыю-га килгәндә, аны иң беренче булып 15 июльдә “Вамин–Арча” ширкәте башлап җибәргән иде. Хуҗалыклар быел бу эшне зур әзерлек белән башлап, оешкан төстә башкардылар. Бер комбайнга туры килгән гектарлар да бездә шактый зур (550 гектарга якын). Менә бер ай дигәндә уракны тәмамлап та киләбез, тагын ике–өч көнлек эш бар. Тырыш хезмәтләре, фидакарьлекләре өчен җитәкчеләргә, белгечләргә, механизаторларга, шоферларга, эретеп ябыштыручыларга, янгын куркынычсызлыгы сагында торучыларга, медицина, сәүдә хезмәте күрсәтүчеләргә — уңышны вакытында җыеп алуга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт!
Алмас Әминович урып–җыю чорында халыкка тулы мәгълүмат биреп барулары өчен газета, телевидение, радио коллективларына да рәхмәт әйтте.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International