Җәяү йөрисең килмәсә, кагыйдә бозма

2012 елның 17 августы, җомга
Җәяү йөрисең килмәсә, кагыйдә бозма
2011 елның 21 апрелендә кабул ителгән Федераль закон нигезендә Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексына төзәтмәләр 2012 елның 1 июленнән үз көченә керде. Ул автомобильләр тукталышы, машина тәрәзәләрен каралтуның рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артуы, маршрут транспорты өчен каралган полосадан йөрү кебек кагыйдә бозулар өчен административ җаваплылык билгеләүне күздә тота.
Законга кертелгән үзгәрешләр белән тулырак итеп ЮХИДИның Арча бүлекчәсе җитәкчесе Габделхак Касыймов таныштыра.
— Яңа кагыйдәләр буенча яктылык үтүчәнлеге тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турындагы техник регламент таләпләренә туры килми торган пыялалар (шул исәптән үтә күренмәле төсле пленкалар) ябыштырылган транспорт чаралары белән идарә итүгә кагыла. 30 июньгә кадәр моның өчен 500 сум штраф кына түләргә туры килсә, хәзер шуның өстенә дәүләт теркәү билгесе дә салдырыла.
Юлдагы транспорт чаралары туктауны тыючы юл билгеләре һәм тамгалары белән күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгән өчен элек 300 сум белән котылып булса, хәзер 1500 сум штраф салына. Машина йөртүчесе руль артында булса, беркетмә төзелә, юк икән — транспорты тоткарлана. Аны штрафстоянкага алып китү өчен машина йөртүчесенең булуы мәҗбүри түгел һәм инспекторның аны көтүе дә кирәкми.
Ә менә машинаны аннан алу өчен тагын кесәдән акча чыгарырга туры киләчәк. Машинаны махсус стоянкага алып барган өчен (бу исерек килеш, документсыз руль артына утыручыларга да кагыла) 1201 сум 24 тиен (араның нинди булуына карамастан), анда торуның һәр сәгатенә мотоцикл өчен 30 сум 49 тиен, җиңел машина өчен 60 сум 98 тиен, автобус, йөк машинасы өчен 121 сум 96 тиен түлисе. Бу үзгәреш тә 1 июльдән үз көченә керде һәм бәяләр тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты тарафыннан расланды. Бу урында шуны да әйтеп китәм, юлда машина ватылып калып, эвакуатор кирәк булса, 3–16–65; 89372811523 телефоннарына шалтыратырга кирәк. Без андый хезмәт тә күрсәтәбез. Әлбәттә, ул түләүле.
Юлның маршрут транспортлары өчен каралган урыныннан хәрәкәт итү яки туктап тору өчен элек машина йөртүчеләр кисәтелеп яки 300 сум штраф түләп калса, хәзер штраф күләме 5 тапкырга артты һәм 1500 сумга җитте.
Транспорт чаралары җәяү-леләр юл аркылы өчен билгеләнгән урында яки алдында аннан 5 метрдан да якынрак туктаса яки тротуарда калдырылса, 300 сум урынына 1000 сум штраф салына, машина йөртүче үзе булмаса, транспорт штрафстоянкага озатыла. Маршрут транспорт чаралары тукталышында яки аңа 15 метрдан да якынрак урында туктап торган өчен дә шундый ук чаралар карала. Элек монысы өчен штраф нибары 100 сум иде. Трамвай юлыннан йөрергә яратучылар яки аның янында ук машиналарын калдыручылар да хәзер 100 сум белән генә котыла алмый, 1500 сум штрафын түли, шофер үзе урында булмаса, машинасы тоткарлана.
Башка транспорт чараларына хәрәкәт итәргә кыенлык тудырып юлда туктап торган өчен 30 июньгә кадәр кисәтелеп һәм 300 сум штраф түләнсә, хәзер аның күләме 2000 сумга күтәрелде. Дөрес, элек тә, хәзер дә транспорт чарасы штрафстоянкага озатыла (йөртүчесе булмаган очракта). Машиналар белән туктап тору өчен билгеләнгән башка кагыйдәләрне бозган өчен кисәтү ясала яки 300 сум штраф салына (элек кисәтү һәм 100 сум штраф иде), торак зоналарда транспорт хәрәкәте өчен билгеләнгән кагыйдәләрне бозган өчен штраф күләме 500дән 1500 сумга кадәр күтәрелде.
— Мондый хокук бозуларны инспекторлар ничек күзәтеп өлгерә ала соң?
— Боларның барысын да белү өчен “Паркон” системасы бар. Дөрес, әлегә ул Арчада юк, әмма булачак. Шулай да бу тынычланырга мөмкин дигәнне аңлатмый. Казаннан даими кайтып торалар. Әлеге система патруль машинага куела. Ул узып кына китә, сизми дә каласың, шунда ук алда әйтелгән кагыйдә бозу очракларын прибор фоторәсемгә төшерә һәм машина хуҗасына штраф билгеләнгән хат килеп төшә.
— 1 июльдән кергән җаваплылыкларның күбесендә штраф кына салынып калмый, транспорт чарасы тоткарлана. Әлбәттә, йөртүчесе урында булмаса. Әгәр килеп җитсә?
— Әгәр эвакуаторга төягән вакытка хуҗасы килеп җитсә, беркетмә төзелә һәм ул машинасын алып китәргә мөмкин. Ә аек булмаган кеше автомобилен айныгач кына килеп ала.
— Номер салдырылган очракта ул кайчан иясенә кайтарыла?
— Тоткарлану сәбәбен бетергәннән, мәсәлән, тәрә-зәдән таләпләргә туры килми торган пленканы алганнан соң иясенә бирелә. Штраф закон нигезендә 30 көн эчендә түләнергә тиеш.
— Ә теркәү билгеләрен кем салдыра — машина йөртүчеме, әллә патруль хезмәте инспекторымы?
— Ул эш кагыйдә буенча машина хуҗасына кушыла. Риза булмаса, тоткарлаучы тиешле чараны күрә.
— Соңгы вакытта машина номерлары өстенә сетка кую очраклары күренә башлады. Моның өчен җаваплылык караламы?
— Машина сатып алганнан соң 5 көн эчендә ул теркәлергә тиеш. Транзит номерлар да кыска гына вакытка бирелә. Вакытында теркәлмәгән өчен 300–800 сум, ә номерсыз машина белән идарә иткән өчен 5000 сум штраф салына яки 1дән 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгы алына. Номерны сетка, пленка, оргпыяла белән каплаган очракта да шушы ук җаваплылык карала. Әгәр номер искереп, начар укылса, пычрак булса, кич яктыртылмаса, штраф 500 сум. Шуны да басым ясап әйтәсе килә, кайберәүләр икенче төрле (ялган) номерга кадәр куялар (бу бигрәк тә авылларда мотоциклларга кагыла) яки номердагы 1 хәреф, санны үзгәртәләр (мәсәлән, В дан Е, 4тән 1 ясыйлар). Моның өчен үзләре үк зыян күрәләр, 6 айдан 1 елга кадәр машина йөртү таныклыксыз калалар. Шуңа шаярырга тәкъдим итмим.
— Әйе, штрафлар күләме саллы, аларны түләп баралармы соң?
— Барысын да түләттереп бетереп барабыз. Кемдер үз теләге белән вакытында исәп–хисапны өзә, сансызлары берничә тапкыр арттырып түли яки 15 тәүлек утырып та чыгарга мөмкин. Алай гына котылмый, барыбер штрафы да аның өстендә кала. Штрафны вакытында түләмәүчегә административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә суммасы 2 тапкыр арта, әмма ул 1000 сумнан да ким булмаска тиеш. Мәсәлән, 100 сум урынына 1000 сум, 5000 сум өчен 10000 сум түли. 15 тәүлек утырып чыккач та котыла алмый, вакытында түләнмәгән штрафны аңа барыбер түләргә туры килә.
— Ә сез аларның штраф түләмәгәнлекләрен каян беләсез?
— Юлда туктатабыз. Мәгъ-лүматлар базасыннан әҗәте булуы–булмавын тикшерәбез. Тиешле вакыт эчендә исәп–хисапны өзмәүчегә беркетмә төзибез. Шуңа вакытында түләп бару күпкә җайлырак та, арзанрак та.
— Урамнарда скутер, мопедлар еш күренә башлады. Алар белән идарә итүчеләр юл хәкәрәте кагыйдәсен бозган очракта җаваплылыкка тартыламы?
— Скутер һәм мопедлар белән идарә итү өчен 16 яшь тулган булу кирәк. Әлеге транспорт чаралары тоткарлана һәм махсус стоянкага куела(моның бәясе билгеле), шуның өстенә әти–әнигә 500 сум штраф та салына. Бу хәл 1–2 тапкыр кабатланса, хуҗасы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе тарафыннан учетка да куелырга мөмкин. Бу баланың киләчәге өчен уңай күренеш түгел. Сүз уңаеннан мотоцикллар турында да берничә сүз. Мотоциклда йөрү өчен “А” категорияле йөртүче таныклыгы булу кирәк. Кайбер ата–аналар балаларына таныклыксыз, номерсыз (штраф 5000 сум) йөрергә рөхсәт итәләр. Ә, иң мөһиме, балалары тормышын куркыныч астына куялар. Аяныч мисаллар бик күп, ишетеп, күреп торасыз. Шундый күңелсезлекләр булмасын өчен без мәгълүмат чаралары аша кагыйдәләрне исегезгә төшереп, кисәтеп торабыз. Күп булса да, штрафы да түләнер, әмма сәламәтлек бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк. Исән–имин йөрегез.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International