Урамыбызга юл салынды

2012 елның 17 августы, җомга
Урамыбызга юл салынды
Арчабыз үзгәрә, төзекләнә. Йортлар салыну турында әйтмим дә, урамнарга асфальт та түшәлә.
Мин 35 ел Арча район хастаханәсендә теш табибы булып эшлим. 1985 елдан бирле шәһәрнең Пушкин урамында яшим. Урамга керә торган юл әйтеп бетергесез начар, чокыр–чакыр иде. Машина белән чыгарга куркып тордык. “Гомердә дә урамыбызга юл салынмас”, — дип йөрдем. Урам халкы белән җыелышып, таш түшәүне дә оештырырга хыялландым. Тик күбесе пенсия яшендә, алардан ничек акча аласың. Бу хыялым да тормышка ашмады. Ниһаять, без дә асфальт юллы булдык бит. Тәрәзәдән карасам да, урамга чыксам да күңел сөенә. Моның өчен район җитәкчесе Алмас Назировка, юл салучыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Пушкин урамында яшәүчеләрнең барысының да миңа кушылуына шигем юк. Горький урамы да бик начар иде. Анда да юл эшләре башланды.
Икенче бер мине сөендергән нәрсә — паркны бетерделәр. Дөрес, аның өчен тавыш чыгаручылар булды. Әмма ул чын мәгънәсендә чүплек оясына әверелгән иде бит. Бөтен исерекләр шунда җыелып ятты. Хәзер әнә нинди йортлар калкып чыкты. Әле дә төзелеш бара. Өйләр дә салынды, юллы да булдык. Яңарыш түгелмени? Һәм ничек моңа сөенмисең дә, рәхмәт хисен җиткермисең.
Дамир ӘХМӘДУЛЛИН.
Арча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International