Яңалыклар

2012 елның 17 августы, җомга
“ЙӨРӘКТӘН ЙӨРӘККӘ” хәйрия фондына “Касыйм” ширкәте — 15000, Мәшгульлек үзәге 1300 сум күчерде.

18 АВГУСТТА кичке сәгать сигездә Арча стадионында “Айфара” төркеме концерт–дискотека үткәрә.

КИЕК КОШЛАРГА җәйге–көзге ауны ачу 1 сентябрьгә күчерелде.

Намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңаеннан “Энергосервис” ширкәте прорабы Заһидуллин Альберт Хисмәтулла улы район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

УРМАН ЯНГЫННАРЫН КИСӘТҮ яисә сүндерү максатыннан ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 18 июлендә чыккан 1207–р Карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнашты. Һава хәле коры һәм эссе торганлыктан, карарның вакыты чыкканчы урманнарга керү тыела. Махсус режимны бозучыларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә катгый чаралар күреләчәк.

19 АВГУСТ көнне Арча дәүләт автоинспекциясе территориясендә “Автоледи — 2012” бәйгесе үткәрелә. Бәйгегә машина йөртү таныклыгы булган һәм машина белән идарә итүче хатын–кызлар чакырыла. Белешмәләр өчен 3–33–39 телефоны буенча шалтыратырга яки ЮХИДИ бүлекчәсендәге 15нче бүлмәгә килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International