Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мең ишеткәнче, бер күрүең яхшы
2012 елның 17 августы, җомга
Мең ишеткәнче, бер күрүең яхшы
Август ае җитсә, кырларда игеннәр, бакчаларда яшелчә, җиләк–җимеш җыюда гына түгел, мәгариф, мәдәният өлкәсендә дә кызу урак өсте башлана: учреждениеләрнең яңа сезонга, кышка әзерлекләре тикшерелеп, махсус комиссия тарафыннан бәяләнә.
Составында муниципаль район башлыгы урынбасары Л.Осина, мәдәният идарәсе җитәкчесе И.Котдусов, район Мәдәният йорты белгечләре, үзәк китапханә методисты булган комиссия белән бер көнне без дә авылларга чыктык. Юлыбыз – Үрнәк авыл җирлегенә.
Районда “Һәр авыл җирлегендә үрнәк мәдәният учреждениесе” бәйгесе бара һәм шуның кысаларында мәдәният учреждениеләренең халәте, документлар белән эш итү тәртибе, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, кышкы чорга әзерлек, түбәләрнең төзеклеге, территориянең чисталыгы, бизәлеше (әлбәттә, чәчәк клумбалары үстерү беренче чиратта тора) тикшерелә. Тикшерү барышында җитешмәгән яклар күренә, кимчелекләрнең нәрсәгә бәйле булуы ачыклана.
Көнне Казанбаш авылындагы учреждениеләрдән башладык. Казанбаш мәдәният йорты заманында гөр килеп торган булса, директор бүген биредә музыкаль аппаратураның, спорт инвентарьларының бөтенләй диярлек булмавыннан зарланды. Бу – илкүләм борчый торган тема.
Көтеклеләр клуб җитәкчесе булып Р.Латыйпов эшли башлагач хәлләрнең уңай якка үзгәрүенә сөенә, яшьләр дә клубка теләп йөри башлаган. Өлкәннәр өчен дә биредә мәдәни чаралар оештырып торалар икән. Иске Төрнәле клубы мәктәп, фельдшер–акушерлык пункты китапханә белән бер бинада урнашкан. Мәктәпнең спорт залы клуб фойесы буларак та хезмәт итә. Шунлыктан биредә еш кына күңелсезлекләр килеп чыга: яшьләр инвентарьларны саклау ди-гәнне белми, әйбер ватулар күзәтелә. Комиссия тарафыннан моның чарасын күрү, күзәтчелеккә алу бурычы куелды. Әнә бит, Кечкенә Төрнәле авылы клубындагы спорт җиһазларын инде ничә еллардан бирле ватмыйча, саклап кулланалар. Кечкенә авыл булса да, клубның эшләвенә куанып яши халык. Урта Пошалым авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе электән әйбәт күрсәткечләре белән дан тота, һәрьяктан үрнәк. Биредә күзләрне камаштырырлык гүзәллек белән чәчәк клумбалары каршы ала. Гомумән, Үрнәк авыл җирлегенә караучы күпчелек мәдәният учреждениесе, китапханәсе каршында шундый гүзәллек. Дөньяны матурлык коткарыр дигән гыйбарәгә нигезләнеп эшли хезмәткәрләр. Түбән Пошалым клубы соңгы елларда мөдирләре белән мактана алмады, күптән түгел эшкә алынган яңа мөдирдә өмет бар, диде мәдәният белгечләре. Күлтәс клубында соңгы елларда уңай якка үзгәрешләр шактый. Мәдәни чараларда да халык теләп катнаша. Лесхоз мәдәният йорты районда югары дәрәҗәлеләрдән санала. Чөнки бистәдә яшәүче халыкның таләпләре гади генә түгел. Хезмәткәрләр гел сәнгать дөньясында кайнап яши биредә.
Ашытбаш, Лесхоз, Урта Курса, Хәсәншәех авыл мәдәният йортлары эш нәтиҗәләре буенча алдынгылар рәтендә дип билгеләп үтте Л.Осина. Бер уңайдан үрнәк итеп куярлыклары белән бергә начар эшләүче мәдәният учакларын да санап үтте. “Бизәлеш буенча Шушмабаш, Яңа Кырлай мәдәният йортлары, эш оештырылу буенча Симетбаш, Сарай–Чокырча авыл клублары тиешле таләпләргә җавап бирми. Мәдәният өлкәсе буенча мөдирнең махсус белеме булмаса да, җаваплылык булырга тиеш, эшкә алынгансың икән, җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Мәсәлән, Якты Көндә без килгән чакта хәтта стенадагы кирпечне буйыйлар иде. Бинаны матур итеп тәртипләп тоту мөдирнең җаваплылыгыннан тора. Иске Чүриледә дә без килгәндә төзекләндерү эшләре төгәлләнмәгән иде. Биредә авырлыкларга карамый финанс мөмкинлеген дә хәл иткәннәр, материал да юнәткәннәр. Әйтик, Корайван клубы тыштан әкияттәге тавык аягындагы йорт сыман, ә эченә керсәң, искиткеч чисталык, тәртип. Чулпан авылында да шундый күңелле хәл. Барысы да эшкә алынган кешенең хезмәткә чын күңелдән бирелүенә, карашына бәйле. Эшләргә теләге, сәләте булган кеше мәсьәләне хәл итү өчен төрле юллар таба”, – дип фикерләре белән уртаклашты ул. Мондый рухтагы тикшерүләрдән соң мәдәният учакларындагы күп кенә проблемаларның хәл ителүен, авыл җирлеге органнары белән ныклы элемтә урнашуын да ассызыклады.
Комиссия нәтиҗәләре буенча районның барлык мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният идарәсендә, сентябрь ахырында йомгак ясалып, киңәшмә үткәреләчәк. Җавапсыз хезмәткәрләргә карата чаралар күреләчәк, 14–15 август көннәрендә район мәдәният идарәсе барлык мәдәният хезмәткәрләрен алдынгы мәдәният учреждениеләренә алып барып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар. Бәйге нәтиҗәләре газетабызның алдагы саннарында да яктыртылачак.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз