Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Көтеп ала торган кунаклар сез!
2012 елның 17 августы, җомга
Көтеп ала торган кунаклар сез!
Соңгы елларда игеннәрне урып–җыю чорында республика язучылары һәм журналистларының районыбызга килүе матур традициягә әверелде. Иҗат кешеләре һәрберебез өчен изге булган икмәк үстерүчеләр белән очрашып, үзләре әйткәнчә, илһам чишмәләрен баета, шундый күренекле шәхесләр игътибарын тою райондашлар өчен дә зур мәртәбә.
Быел әлеге мәртәбәле делегация Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең яңа рәисе, балалар шагыйре, драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге премия лауреаты Рафис Корбанов җитәкчелегендә килде.
Делегация составында ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр Нәбирә Гыйматдинова, Ркаил Зәйдулла, “Салават күпере”, “Сәхнә” журналлары мөхәррире Зиннур Хөснияр, драматург Гафур Каюмов (ул безнең якташ, Яңа Сәрдә авылында туган), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Х.Ямашев исемендәге һәм “Бәллүр каләм” премияләре лауреаты Асия Юнысова һ.б. бар иде.
Кунакларны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, район башкарма комитеты җи-тәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова каршылады.
Алмас Әминович Рафис Корбановка гаять җаваплы яңа вазифасында уңышлар теләде, вакыт табып Арча җиренә килгәннәре өчен рәхмәт әйтте, кыскача район тормышы белән таныштырып үтте. Аннан соң кунаклар район буйлап сәяхәткә кузгалдылар.
Беренче тукталыш “Сервис–агро” ширкәтенең бодай басуында булды. Бүлекчә җитәкчесе Илнар Мәгъсүмов, баш агроном Марат Вахитов хуҗалыкның эшчәнлеге турында сөйләделәр. Инвестор ярдәмендә булган үзгәрешләрнең берсе күз алдында — басуда эшләүче комбайннарның барысы да чит илнеке, берсе–берсе 10 млн. сумнан артык тора. Аның каравы, алар кеше турында кайгыртып эшләнгән, комбайн тузан болыты эчендә йөрсә дә, кабинага аның бөртеге генә түгел, хәтта тавыш та керми, кондиционер тиешле температураны саклый.
— Элек районда уракта 400дән артык комбайн эшләсә, хәзер алар 100дән аз гына артык, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров. — Хәзерге бер комбайн ул вакыттагы дүрт комбайнны алыштыра.
“Ак Барс–агро” ширкәтенә барышлый кунаклар юлдан үткәндә үк игътибарны җәлеп итеп торган Сарай–Чокырча башлангыч мәктәбенә тукталды. Медпунктны да үзенә сыендырган бу бина ничә килсәң дә балкып, җылылык бөркеп торыр. Кечкенә генә коллектив бөтен күңелен биреп хезмәт итә монда, тирә–ягы чәчәкләргә күмелгән, бакчалары яшелчә белән тулы. Бина үзе дә, эче дә әле яңа гына төзеп тапшырылган кебек.
— Авылларны менә шушы мәктәпләр саклап калды да инде, — дип үз бәясен бирде шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла.
— Бездә бөтен авылларда да мәктәпләр шундый, — дип сүзгә кушылды авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина.
Әдипләр мәктәпкә китапларын бүләк итеп калдырдылар.
“Ак Барс–агро” ширкәтенең Сикертән сөтчелек комплексына сәяхәт тә зур кызыксыну тудырды. Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов аның күпмегә төшүе, ничә кеше эшләве, аларның хезмәт хаклары турында сөйли барды. “Авыл хуҗалыгы соңгы вакытта бик нык алга атлады”, — дип нәтиҗә ясады биредә күргәннәрдән кунаклар.
Ширкәтнең басуларында да куәтле чит ил техникасы эшли. Монда да корылыкка карамый әйбәт уңыш үстерә беләләр.
Бу якларга килгән кеше республикабызның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев музее-на керми калмый. Бүген дә шулай булды. Хәзер инде Гөберчәккә юллар да асфальт, тик туган ягы өчен үлеп торган Мөхәммәт ага үзе генә юк. Ул туып–үскән нигездәге ишегалдына да кереп чыктык, анда да нидер җитми, моңсулык...
Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән мәктәбенең дә ниндидер үзенә тартып тора торган көче бар. Аңа кергәндә ике яклап тезелеп киткән каеннар каршы ала һәм чыкканда озатып кала. Каеннар арасында балалар кулы белән ясалган әкият дөньясы, суда аккошлар йөзә, аларны күргәч, күңелләр тагын да ачылып китә. Иҗат кешеләре мондый гозурлыкны бәяли белә инде. Мәктәпнең чын хуҗалар кулында булуы эченнән дә, тышыннан да күренеп тора.
Чиратта — Арча шәһәре. Районыбыз иң күп төзүчеләр-нең иң алгы рәтендә. Алмас Әминович кунакларга федераль, республика программаларының районда ничек үтәлүе турында сөйләде, соңгы елларда шәһәребез йөзе танымаслык булып үзгәрде, аның кайсы урамыннан гына үтмә — һәркайда мәһабәт яңа йортлар, биналар. Тегендә–монда күзгә чалынучы краннар төзелешләрнең әле дә кайнап торуына шаһит. “Бәләкәч” программасы буенча төзелгән балалар бакчасы, ветераннар өчен салынган йортлар, башка объектлар архитектура ягыннан да аерылып тора.
Кунаклар Арчада чәчәкләр күплеккә дә игътибар итте. Ул шәрык өлешендәге балалар бакчасы ишегалдына керсәң, чыгасың килерлек түгел — анда нинди генә чәчәкләр юк! Уен мәйданчыклары исең китәрлек!
“Кырлай” ширкәтенә баргач, без мәрхүм Туфан ага Миңнуллинны да искә алдык. Арча якларына еш килә иде ул, шул исәптән урып–җыю вакытында да. Узган ел Иске Кырлай фермасында татарча язылган такталарны күреп: “Менә бу арчаларча!” — дигән иде. Аннан сугарулы бәрәңге басуына бардык, уңышны күреп исләре китте, учак көлендә пешкән “мундирлы” бәрәңге ашадык...
Быел да шушы маршруттан үтелде. Иске Кырлайда зур үзгәрешләр ясап яталар, терлек тораклары заманча итеп яңартылган, терлекләр-нең баш саны, продукция алу арта, эшләгән кеше әйбәт хезмәт хакы ала.
Быел сугарылып үстерелә торган бәрәңге мәйданнары арткан, гектардан 450 центнер уңыш чыга. Кунаклар, бер төптә үскән бүлбеләрнең ишен, эрелеген күреп, моның чынлыгына инандылар. Тәме дә телне йотарлык — көлдә пешерелгәне бигрәк тә!
Кунаклар район тормышы белән шулай иркенләп танышу мөмкинлеге тудырган өчен муниципаль район башлыгы Алмас Назировка рәхмәт әйттеләр, арчалыларга киләчәктәге эшләрендә яңа уңышлар теләделәр.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз