Һөнәре — горурлыгы

2012 елның 17 августы, җомга
Һөнәре — горурлыгы
Совет чорында үз һөнәренә тугрылыклы, чын күңелдән бирелгән агрономнар күп иде алар. Бүген инде әлеге гвардиядән санаулы кешеләр генә калды.
Шуларның берсе Рафис Җаббаров булыр. Ул үзе дә: “Мин гомерем буе агроном, хатыным Рәкыя гомере буе укытучы булды, без һөнәр алыштырып газапланмадык”, — ди.
Икесенең дә туган көннәре августта. Быел менә алты дистәне тутырдылар. Август дигәч, иң беренче урак өсте күз алдына килә. Юбилярның да фоторәсемгә иген басуында, комбайннар янында төшәсе килде. Шулай эшләдек тә.
Мондый вакыйгалар җиткәндә кешенең үткән юлын барлыйсың. Шушмабаштан ерак түгел генә урнашкан Үгез Елга авылында туган ул. 1974 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, галим, агроном–икътисадчы. Яшь белгечне Балтач районының “Алга” колхозына икътисадчы итеп билгелиләр. Анда аз гына эшләп кала — хәрби хезмәткә алалар. Ил алдындагы бурычын үтәп кайтып бу юлы инде “Маяк” колхозында икътисадчы булып урнаша.
1977 елдан 1985 елга кадәр безнең районның “Северный” совхозында баш агроном. Аннан өч ел “8 Март” колхозында рәис, дүрт ел район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе, “Авангард”, “Байрак”, “8 Март” колхозларында рәис, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең әйдәп баручы белгече, “Татарстан бәрәңгесе” ширкәтендә, “Татарстан сөте” акционерлык җәмгыятендә, “Вамин–Арча” ширкәтендә баш агроном. 2009 елдан соң-гысында генераль директор урынбасары. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Кайда гына эшләсә дә, ул үзен оста белгеч, оештыручы, булдыклы җитәкче итеп күрсәтте. Аңа яраткан хезмәтенә тугрыклылык, зур җаваплылык хисе хас. Үз кул астында эшләүчеләргә гаять игътибарлы, аны гадилеге, кешелеклелеге өчен ихтирам итәләр.
Хатыны Рәкыя белән ике ул үстерделәр, алар да югары белем алып тормышта үз урыннарын таптылар. Игезәк оныклары да түгәрәк тормышларына шатлык өсти.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International