“Тукай юлы” ачык

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

“Тукай юлы” ачык

29 июньдә иртәнге сәгать 10да Арча тимер юл станциясе мәйданында “Тукай юлы” дип аталган яңа туристлык маршруты  ачу тантанасы узды. Казаннан кайткан туристларны – язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, студентлар һәм башкалар – Габдулла Тукайның Шүрәлесе, Су анасы, Сарык белән Кәҗәсе, Былтыры да каршы алды.

Туристлар арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Путь Тукая – Тукай юлы” халык проектын оештыру комитеты җитәкчесе Римма Ратникова, туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасының велосипедчылар берлеге җитәкчесе, сәяхәтче Илдус Янышев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкаручы директоры Нурия Һашимова да бар иде.

– Бу Татарстанның беренче җәяүле, велосипед юлы маршруты. Ул дәүләтнеке түгел, аны беркем дә финансламый. Ул бары тик татар халкының тарихын, көнкүрешен, мәдәниятен күрсәтергә, танытырга, саклап калырга теләп оешкан кешеләрнең уртак проекты. Теләгебез – безнең якның, табигатенең матурлыгын күрсәтү, аларны аңларга өйрәтү, авыл халкының көнкүреше белән танышу, җәяү йөрү. Зур эш. Аны әлегә үзебез дә бәяли алмыйбыз. Бу проект энергияле кешеләр өчен, – диде Римма Ратникова.

 Ул бу маршрут буенча 12 яшьлек улы белән йөреп тә кайткан инде. Башта каршы килгән Алексей, соңыннан үзенә дә ошаган. Бу юлы да ул яңадан шул юлдан җәяүләп үтәргә әнисе белән кайткан иде.

– Мондый маршрут идеясе миңа велосипедта дөнья тирәли сәфәрем барышында килде. Дөньяда бит җәяүлеләр маршрутлары бик күп. Испаниядә Сантьяго җәяүле юлын күреп кайттым. Бик ошаттым. Алар бу илдә бик күп. Ә бездә юк дәрәҗәдә. Шуңа минем мондый юлны Россиядә дә булдырасы килде. Мин аны әниемнең туган ягы – Арчада эшләргә булдым, – диде бу идеянең авторы Илдус Янышев. – Кешеләр җәяү йөрү дигәч, куркып кала. Җәяүле маршрутлар, туристик походларга йөрү бик авыр дип уйлый. Әмма рәхәтлеге ни тора бит. Матур табигатькә сокланып барасың, саф һава, җиләк, гөмбә җыясың, кыр- ларда үскән үләннәрдән чәй ясап эчәсең... Элек, совет заманында балалар, гаиләләр белән походка йөриләр иде. Хәзер дә менә шушы гадәтне кайтарасы килә.

Яңа проектның төп идеясе дә – Тукайны гомуми символ итеп алып, “Тукай юлы” нигезендә актив кешеләрне берләштерү. Ни өчен Тукай юлы? Чөнки Тукайны белмәгән кеше, милләт юк. Аннан “Тукай юлы” дигән исем сихри, тылсымлы яңгырый. Ә проектның максаты – Татарстан һәм Россия халкын, шулай ук читтә яшәүче татарларны актив ялга җәлеп итү; татар телен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларны саклап калу; “Тукай юлы” маршрутында урнашкан авылларда тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу; туристларга хезмәт күрсәтү аша авылда эшлекле активлыкны арттыру һәм үстерү; “Тукай юлы” дигән яңа мәдәни-туристик бренд булдыру.

Ике ел эчендә бу зур проектны 40ка якын кеше әзерләгән. Логотибына кадәр бар. Аны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Гадел Мөхәммәтшин эшләгән. Ул логотипта “Кәҗә белән сарык” әкияте геройларын кулланган.

Яңа проектны тормышка ашыруда Арча районы хакимияте дә зур тырышлык куйган. Безнекеләр бу юлны ике тапкыр урап узып, нәрсә икәнен белергә өлгерде инде.

– Яңа Кырлайга берничә яктан барырга була. Проект буенча “Тукай юлы” Кушлавыч-Өчиле-Яңа Кырлай аша уза. Көз көне булгач, без Түбән Мәтәскә аша киттек. Туристлар ике юлны да сайлый ала, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Тантанада җәяүле туристларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләде. Ул бу көнне тарихи көн дип атады.

– Сезгә безнең район халкының көнкүрешен тәкъдим итәбез. Бу әле аның кечкенә генә бер кисәге. Киләчәктә тагын да тулыландырырбыз. Хәерле сәгатьтә, – диде ул сәяхәтчеләргә изге сәфәр теләп.  

Бу әле яңа маршрутның беренче өлеше генә. 29 июнь көнне чарада катнашучылар Арчадан Яңа Кырлайга Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Иске Иябаш, Яңа Иябаш авыллары аша юл тотты. Аларны вокзалдан матур чыгышлары белән “Аллегро” бию коллективы (җитәкчесе Аида Ондрина), Расих Галимҗанов, әлбәттә инде, Тукай геройлары озатып калды. Сәяхәтчеләрне алда кызыклы мизгелләр белән 21 километр юл көтә иде. Түбән Мәтәскә, Мөндеш, Яңа Иябашта үзләрен татарларга гына хас кунакчыллык белән каршы алдылар, Түбән Мәтәскәдә татар халкының милли гореф-гадәтләрен, уеннарын, җыр-биюләрен күрсәттеләр, Мөндештә балалар Сабантуен карадылар, Иске Иябашта сәүдә оештырылган иде, Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге фольклор коллектив чыгышы булды. Монда һәр авылның мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләре, үзешчәннәренең хезмәте зур булды. Сәяхәт ахырында – Габдулла Тукай музеена экскурсия. Киләчәктә программа тагын да баетылачак, диләр проектны оештыручылар.

Сәяхәт яратучылар өчен бик кызыклы сәфәр. Юлы да уңайлы.  Электричка белән (Казаннан Арчага электричкалар 7.53 һәм 8.15 сәгатьтә китә) Арчага кайта, җәяүле сәяхәт биш сәгать тирәсе дәвам итә. Кичке сәгать 8гә автобуслар сәяхәтчеләрне Арчага кайтарачак. Арчадан Казанга яңадан электричкада китәргә мөмкин. Электричка 21.24 сәгатьтә була.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International