Яңалыклар

2012 елның 22 августы, чәршәмбе
Арча шәһәре елдан–ел матурлана, үсә. Яңа йортлар төзелү белән бергә аларда яшәүчеләргә уңай шартлар тудырыла, территорияләр төзекләндерелә, сәүдә нокталары ачыла. Күптән түгел иң матур урамнарның берсе булган Борһанов урамында шәхси эшмәкәр Наилә Нигъмәтҗанова кибет ачып җибәрде. Тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев аның халык өчен бик уңайлы булачагын билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International