Яңалыклар

2012 елның 22 августы, чәршәмбе
Район умартачылары быелгы сезонны ярыйсы гына төгәлләде. Дөрес, бу — уртача бәя, чөнки балның күпме булуы төрле факторларга бәйле. Тәҗрибәле умартачылар бер елны да зарланмый, көчле оя теләсә нинди шартларда да сынатмый. Моның шулай икәнлеген 11–14 август көннәрендә район Мәдәният йортында үткән бал ярминкәсендә дә күреп була иде.
— Мондый ярминкәләрне һәр елны үткәрәчәкбез, — ди умартачылык буенча дәүләт инспекторы Ядкәр Мөхәммәдиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International