Районда инде традициягә әйләнгән “Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш!” акциясендә барлык предприятие, оешма җитәкчеләре актив катнаша.

2012 елның 22 августы, чәршәмбе
Районда инде традициягә әйләнгән “Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш!” акциясендә барлык предприятие, оешма җитәкчеләре актив катнаша. Алар быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче, мохтаҗ булган балаларга кирәкле барлык уку әсбаплары тутырылган букчалар өләшә. Шундый рухтагы бәйрәм кичәсен узган атнада “Бердәм Россия” сәяси партиясе, район социаль яклау идарәсе белән берлектә “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте уздырды. Җәмгыять Кәче һәм Яңасала авыл җирлекләрендә яшәүче 8 балага гына букчалар тапшырып калмыйча, үз хезмәткәрләренең мәктәпкә керүче балаларын да бүләкләп узды. Гомумән, ЗУЭС ширкәте (“Таттелеком”) һәр бәйрәм чарасында, акцияләрдә актив катнашучы оешмаларның берсе.
Бәйрәм чарасына балаларның шатлыклы мизгелләрен уртаклашырга аның директоры Рөстәм Гомәров, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты баш белгече, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиленең Арча районындагы җәмәгать ярдәмчесе Ренат Һидиятов килгән иде. Алар балаларга изге теләкләрен юллаганда үзләренең дә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән чакларын искә төшерде. Соңыннан бәйрәм балаларның табын артында сый–нигъмәтләрдән авыз итүләре белән дәвам итте.
Акция кысаларындагы чаралар шушы көннәрдә күп кенә оешмаларда узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International