Район Советы утырышында

2012 елның 22 августы, чәршәмбе
Район Советы утырышында
17 августта район Советының чираттагы XX утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Алмас Назиров ачты һәм алып барды.
Беренче көн тәртибе буенча район бюджетының үтәлеше каралды. Финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев чыгышыннан күренгәнчә, 2012 елның беренче яртыеллыгында район бюджетының керемнәре узган елның шул чоры белән чагыштырганда 13 процентка арткан. Бу башлыча физик затлар кеременә салымнарның (НДФЛ) күбрәк түләнүе белән бәйле. Ә моңа районда барлык тармакларда да уртача хезмәт хакының күтәрелүе нәтиҗәсендә ирешелгән. Район бюджетын тулыландыруга үзләреннән зур өлеш кертүче “АСПК”, “Элеватор”, “Нефтепродукт”, “Урман хуҗалыгы”, “ЗУЭС”, “КСМ”, “МСО”, “Энергосервис”, “Тайд–Фойл”, “Үзәк–2”, “Круг” оешмалары белән беррәттән Фәнис Рәшитович салым буенча бурычлары булганнарын да атап үтте. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында “Вамин” ширкәтләренең гомуми бурычы 15,5 млн. сумнан артып китә. (Газетабызның икенче битендә район икътисадын ныгытуга кайсы оешманың нинди өлеш кертүен чагылдырган таблица бирелә).
Алмас Әминович салымнар түләү республика җитәкчеләре тарафыннан да ныклы контрольдә булуын, бу өлкәдә тәртип салуда прокуратура хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәген һәм тиешле чаралар күреләчәген ассызыклады.
Икенче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин чыгыш ясады. Ул 2012–2014 елларга исәпләнгән коррупциягә каршы комплекслы программа үтәлеше белән таныштырды. Аның нигезендә агымдагы елда 230 муниципаль хокукый акт проектына экспертиза үткәрелгән. Коррупция турындагы хәбәрләрне вакытында алу өчен ышаныч телефоны, электрон документ әйләнеше, районның рәсми порталында Интернет–кабул итү, почта, массакүләм мәгълүмат чаралары, район җитәкчелегенең шәхси кабул итүе, ышаныч тартмалары киң кулланыла.
Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларда товар сатып алу ачык конкурслар һәм аукционнар аша башкарыла. Нәтиҗәдә 555 мең сум бюджет акчасы янга калдырылган.
Бу уңайдан Алмас Әминович район башкарма комитетының икътисад бүлегенә район эшмәкәрләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә тәкъдим итте. Бюджет учреждениеләре өчен продукция сатып алуда бәяләр аермасын бетерү таләбе куйды.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча депутатлар карарлар кабул иттеләр, алар белән сез Арча районының рәсми сайтында (http//arsk.tatar.ru) таныша аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International