Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Һәммәсен дә мактыйсы килә...
2012 елның 22 августы, чәршәмбе
Һәммәсен дә мактыйсы килә...
Һәркем өчен дә истәлекле һәм кадерле булган көн — 1 сентябрь якынлаша. Укучылар, укытучылар, ата–аналар әлеге бәйрәмне аеруча дулкынланып көтә.
Бу көннәрдә муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, мәктәпләрдә булып, аларның яңа уку елына әзерлеген карап чыкты, укытучылар белән очрашып сөйләште, якынлашып килгән бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды.
— 1 сентябрь — барыбыз өчен дә бәйрәм, өлкәнрәкләр өчен яшьлеккә кайту, — диде Алмас Әминович әлеге очрашуларда. — Мәктәпләр барысы да яңа уку елына булдыра алганча әзерләнгән. Мәктәп яны участокларында гына аерма зур: бик әйбәтләре, әйбәтләре, әйбәттән түбәнрәкләре бар.
Бер очрашу — үзе бер гомер, дигәндәй, Алмас Әминович мәктәпләрдә башка вакытларда да еш була, әмма монысы аерым әһәмияткә ия. Бәйрәмчә рухта үтсә дә, үзенә күрә бер имтихан да әле ул. Әлеге сынауга укытучылар да, мәктәп җитәкчеләре дә бик җитди әзерләнәләр. Шул ук вакытта анда катнашкан кеше бик күп мәгълүмат, булган сорауларына җавап алды. Алмас Әминович бу очрашуларда районда авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәгариф һ.б. тармакларда булган проблемалар, уңышлар һәм бурычлар турында сөй-ләде.
Районда игеннәрне урып–җыю оешкан төстә башкарылды, җыеп алган ашлык булган ихтыяҗларга җитәрлек. Шулай ук терлек азыгы проблемасы да юк. Хуҗалыклар пай җирләренә дигән азыкны бирергә бурычлы. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дә икенче чиратка калдырылырга тиеш түгел.
Район башлыгы һәрвакыт авыл җирлеге, хуҗалык, мәктәп җитәкчеләренең аңлашып, булган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә тиеш дип әйтә. Хәлнең кайда ничек булуын менә шушы мәктәп коллективлары белән очрашулардан чыгып та бәяләп була. “Северный”, “Ак Барс–агро”, “Татарстан” ширкәтләре җитәкчеләре Рөстәм Хәйруллин, Шәйдулла Сәла- хов, Рүзәл Мәрдәнов мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә, мәктәпләр хуҗалыкларга, хуҗалыклар мәктәпләргә булышып яши. Әмма һәркайда да алай түгел әле, кайбер хуҗалык җитәкчеләре бу очрашуларда да катнашмады, нәрсәдән куркалар?
— Мәктәп — ул авылның тоткасы, — диде Алмас Әминович Ташкичү мәктәбендә булганда. — Укытучылар коллективы бик зур көчкә ия, шуны яхшы аңлаган кеше генә үзен чын җитәкче итеп саный ала.
Яңа Кенәрдә, кайбер башка урыннарда мондый өчлекнең аңлашып эшләмәве сизелә.
Алмас Назиров районда мәгарифкә гаять зур игътибар бирелүен әйтеп үтте. Элекке елларда яңа мәктәпләр төзелеп калуга шатланып бетәрлек түгел. Хәзер хәл бераз кыенлашты, шулай да, эш тукталмый. Быел Арчаның икенче урта мәктәбе ныклап төзекләндерелде. Кәче, Ташкичү, Өчиле, Арчаның дүртенче мәктәпләренең түбәләре ябылды. Мәктәп коллективлары үзләре дә яңа уку елына әйбәт әзерләнделәр. Районда барлык белем йортлары нормаль эшли һәм эшләячәк. “Шул исәптән педагогика көллияте дә, — диде район башлыгы. — Ябалар икән дип газеталарга язалар, мин дә бу турыда газеталардан укып кына беләм. Юк–барны таратучылар эше бу. Сүз әлеге уку йортының матди–техник базасын ныгыту турында гына барырга мөмкин, ә ул соңгы елларда, дөрестән дә, какшады”.
Мәктәпләрдә балалар саны кимү проблемасы бар. Андый очракларда да беренче чиратта мәктәпне саклап калу чаралары күрелә. Мәсәлән, Урта Пошалымда балалар бакчасы мәктәп бинасына кертелә, Ташкичү мәктәбендә фельдшер–акушерлык пункты ачылачак.
Алмас Әминович мәктәп-ләрдә булганда укыту–тәрбия эшләренең торышы, укучыларның өлгереш нәтиҗәләре белән дә кызыксынды. Мәктәпләрнең матди–техник базасы ныгый, алар заман таләпләренә туры китереп җиһазлана.
— Хәзерге укучылар күп белүләре белән аерылып тора, — диде район башлыгы. — Укытучы бер адым булса да алардан алдарак барырга тиеш.
Районда балаларга төпле белем бирү өчен күп нәрсә эшләнә, нәти-җәләре дә бар, әмма артта калырга ярамый. Бала мәктәптән нинди дә булса һөнәр алып чыгарга тиеш. Автотрактор сыйныфлары булдыру таләбе үз көчендә кала.
Мәктәп яны участоклары балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә мөһим роль уйный. Шул ук вакытта алар укучылар өчен арзанлы һәм экологик яктан чиста продукция дә бирә. Чәчәкләр эчендә утырган мәктәпләрне күреп күңел күтәрелә, аларның коллективларына хөрмәт арта. Пөшәңгәр, Носы, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай, Ашытбаш, Сарай–Чокырча һәм башка кайбер мәктәпләр территорияләрендәге гүзәллекне күреп исең китәрлек. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева әйткәнчә, Пөшәңгәр мәктәбендә һәр елны нинди дә булса яңалык уйлап табалар. Быел фонтан куйганнар, янәшәдә ләкләк басып тора. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган яңа һәйкәл дә мәктәп бакчасына бик уңай гына кереп утырган.
Яңа Кенәр мәктәбе бинасы шәһәрләр көнләшерлек. Бакчасын да шуңа тиң дәрәҗәгә күтәргәннәр, андагы гүзәллекне тасвирлап бетерүе кыен, аны үзең барып күрергә кирәк.
Алмас Әминович бик үк әйбәт бәя алмаган коллективларга шулай эшләргә киңәш итте дә. Урта Курса, Курса–Почмак, Иске Чүриле, Утар Атыларга һ.б. кайберәүләргә Сарай–Чокырчага барып кайту комачауламас.
Кесмәс зонасында шулай ук Сикертән мәктәбе үрнәк алырлык. Арча шәһәрендә 7нче урта мәктәп коллективына нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә аз кебек. Андагы гүзәллекне карарга өлкән яшь-тәге кешеләр махсус килә. 5нче гимназия коллективы да үз маркасын төшерми.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз