Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Чәчүне 5 сентябрьгә төгәлләргә!
2012 елның 24 августы, җомга
Чәчүне 5 сентябрьгә төгәлләргә!
21 августта ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә быелгы урак нәтиҗәләренә анализ ясады. Шулай ук региональ фондка ашлык әзерләү һәм көзге кыр эшләренә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Марат Әхмәтов урып–җыюның югары темпта алып барылуы һәм оешкан төстә эшләү күп урыннарда уракны 20 августка төгәлләргә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. Иң зур тулай җыем 100 мең тоннадан артык, Актаныш, Арча, Азнакай, Буа, Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Сарман районнарында. Республика буенча тулай җыем 3 млн. тонна тирәсе.
15 июльдән соң дүрт атна дәвамында урып–җыю өчен идеаль һава шартлары торды. Ә уракны төгәлли алмауның сәбәбе оешканлык җитмәүдә.
Рапс игү белән шөгыльләнүчеләр икеләтә ота. Бу культура бик табышлы һәм культуралар өчен яхшы элгәр дә.
Киңәшмәдә шулай ук региональ фондка ашлык әзерләү мәсьәләсе дә кискен куелды.
Аннан соң министр туфракны төп эшкәртүнең барышына тукталды. Таләп — һәр гектар урнаштырыла торган культурага бәйле рәвештә эшкәртелергә тиеш. Инде туфрак эшкәртүне төгәлләгән хуҗалыклар да бар. Туфрак эшкәртү өчен шартлар бик уңай.
Марат Әхмәтов бөртеклеләр мәйданының өчтән беренә көзге культуралар чәчеп, тулай җыемның яртысы чамасын шулардан җыйнап алуны киләчәккә бурыч итеп куйды. Бүгенге көндә көзге культуралар 129,6 мең гектарда чәчелгән. Арча, Минзәлә, Нурлат, Кукмара районнары югары темп белән эшли.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, ки-ңәшмәне дәвам итеп, күпчелек хуҗалыкларның игеннәрне вакытында җыйнап алуын билгеләп үтте. Әмма артка калучылар да бар, бигрәк тә “Вамин–Арча” ширкәте (уракка беренче булып төшкән иде) оешмаганлык күрсәтте.
Хәзер бөтен көчне көзге чәчүгә тупларга. 5 сентябрьдән соң бер генә агрегат та басуга чыгарга тиеш түгел. “Ак Барс–агро”, “Курса МТСы” инде чәчүне төгәлләү алдында.
Көзге культураларны яхшы элгәрләрдән соң гына чәчәргә кирәклеге, шулай эшләмәгәндә уңыш булмаячагы кабат–кабат әйтелә. Аеруча “Вамин” хуҗалыкларында бу мөһим агротехник таләп үтәлми, караш бик начар.
Туфракны төп эшкәртүнең торышы да борчылу тудыра. Әлегә 75897 гектарның 22428 гектары гына эшкәртелгән.
Район башлыгы региональ фондка ашлык тапшыру заданиеләрен үтәүгә җитди карарга кирәклеген искәртте. Һәр хуҗалык җитәкчесенә моның өчен хисап тотарга туры киләчәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз