Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Алар да безнең кебек
2012 елның 24 августы, җомга
Алар да безнең кебек
Соңгы вакытта үзәк каналлар аша инвалидларның да нәкъ безнең кебек үк тулы канлы тормыш белән яшәргә омтылуларын чагылдырган социаль реклама күрсәтә башладылар. Бу кешеләргә карата игътибар артуын күреп күңел сөенә. Ә бит нәкъ менә әлеге гражданнарга булган мөнәсәбәт җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсен билгели.
21 августта район Иҗтимагый советы утырышы да инвалидлар өчен “Уңайлы мохит” программасы үтәлешен тикшерүгә багышланды. Утырышта катнашучыларның гомуми фикере буенча, әлеге мәсьәлә хәзер инде көн кадагында һәм ул хакимият, хокук саклау органнарының, җәмәгатьчелекнең дә игътибарын таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә утырышка район прокуратурасы, ЮХИДИ бүлеге, социаль яклау учреждениеләре вәкилләре дә чакырылган иде. Әлеге тема берәүне дә битараф калдырмады. Иҗтимагый совет рәисе Ренат Һидиятов билгеләп үткәнчә, 1995 елда “Инвалидларны социаль яклау турында” Федераль закон кабул ителгәннән соң безнең районда киң социаль учреждениеләр челтәре булдырылды.
Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, “Өмет чаткысы” инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге, Яңа Чүриле психоневрологик интернаты, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йорты, Яңа Кенәрдәге “Өмет” реабилатация үзәге сәламәтлекләре какшаган райондашларыбызның хәлен җиңеләйтү өчен кулдан кил-гәннең барын да эшләргә тырыша. Шәһәребез дә көннән–көн анда яшәүчеләр өчен уңайлана бара. Быел гына да күпме яңа асфальт юллар, җәяүлеләр өчен тротуарлар салынды.
Әмма әле алда хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Кызганычка каршы, барлык социаль объектлар да инвалидлар үтеп керерлек итеп җиһазландырылмаган. Бу бит кемнеңдер теләге белән генә башкарылырга тиешле эш түгел, ә федераль канун таләбе. Хәзерге вакытта “Уңайлы мохит” программасы үтәлешен тәэмин итү өчен районда махсус эшче төркем төзелде. Ул объектларның инвалидлар өчен яраклаштырылуын тикшерә.
Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рамил Гарифҗанов чыгышыннан күренгәнчә, районда яңа төзелгән объектлар арасында бары тик “Арча” спорткомплексы, “Бәләкәч” балалар бакчасы һәм Яңа Кенәр мәктәбендә генә таләпләргә җавап бирерлек пандуслар (инвалидлар өчен керү юллары) ясалган. Дөрес, андый урыннар кайбер башка учреждение-ләрдә дә бар барын, ләкин алар я артык текә, я култыксалары дөрес эшләнмәгән.
Рамил Илгизович әйтүенчә, бу очракта учреждение җитәк-челәре баскыч төбенә персоналны чакыру өчен элемтә чарасы урнаштырырга бурычлы. Утырышта эшче төркем тарафыннан контрольгә алыначак социаль объектлар исемлеге аталды, пандусларны нормативларга туры килерлек итеп ясау өчен башта шушы төркемгә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
Быел районда өлкәннәр һәм инвалидлар йортын, Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатны, инвалидлар яшәгән торак йортларны, Арчаның үзәк урамнарындагы юл кичүләрен инвалидлар өчен яраклаштыру буенча эшләр программа нигезендә республика бюджеты тарафыннан финансланачак. “Исемлектәге башка социаль объектларның паспортлары эшләнгән очракта алар да әлеге программага кертеләчәк”, — диде Рамил Гарифҗанов.
Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов законда каралган тагын бер әһәмиятле таләпнең үтәлешенә игътибарны юнәлтте. Социаль объектлар янындагы машина кую мәйданчыкларының 10 проценты инвалидлар транспорты өчен булырга тиеш. Алар махсус билге белән тамгалана, ул урынга башка транспорт кую тыела. Бу кагыйдәне бозган машина йөртүчеләр 3–5 мең сум штрафка тартыла.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов белдергәнчә, бу юнәлештә дә эш алып барыла. Бүгенге көнгә социаль яклау идарәсе, Пенсия фонды, поликлиника, үзәк хастаханә, эчке эшләр бүлеге һәм ЮХИДИ бүлеге янында гына мондый мәйданчыклар билгеләнгән. Киләчәктә алар барлык машина кую урыннарында да булырга тиеш. Моның өчен учреждение җитәкчеләре җаваплы.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече Рөстәм Зарипов, үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әлфия Галимова инвалидлар белән үткәргән чаралар турында мәгълүмат бирделәр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев үз мәнфәгатьләрен яклауда инвалидларның иҗтимагый оешмаларын активрак, кыюрак булырга чакырды.
Утырышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлев инвалидлар өчен эш урыннары булдырган оешмаларга 50 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелүен хәбәр итте.
Иҗтимагый совет утырышына йомгак ясап, Ренат Әлифханович барлык катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм бу юнәлештә эшнең киләчәктә дә актив дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз