Саннар һәм фактлар

2012 елның 24 августы, җомга
Саннар һәм фактлар
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре — 54.
Гаилә балалар бакчалары — 9.
Башлангыч гомуми белем мәктәбе — 54.
Урта һәм төп мәктәп филиаллары — 18.
Төп гомуми белем мәктәбе — 16.
Урта гомуми белем мәктәбе — 14.
Интернат-мәктәп — 1.
Урта һөнәри белем бирү учреждениесе — 2.
Өстәмә белем бирү учреждениесе — 4.
Мәгариф өлкәсендә мәгариф учреждениеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү төп бурыч булып тора. Районыбызның мәгариф учреждениеләрендә 1102 педагог эшли, шуларның 719ы укытучылар.
2011–2012нче уку елында район мәктәпләрендә 5931 укучы белем алды. Өлгергәнлек 99,8 процент тәшкил итсә, сыйфат — 59,7 процент. Бердәм дәүләт имтиханнары формасында дәүләт аттестациясен 383 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, шуларның 371е урта гомуми белем турында аттестат алды.
Укучылар иҗади оешмаларда, мәктәп түгәрәкләрендә спорт, шахмат, сәнгать, әдәбият, лингвистика юнәлешләре буенча өстәмә белем алалар. Мәктәп түгәрәкләрендә, башка берләшмә филиалларында шөгыльләнүче балаларның саны — 7404. Бу гомуммәктәп укучыларының 125 процентын тәшкил итә.

Бердәм дәүләт имтиханыннан саннар
2011/2012нче уку елын 383 укучы тәмамлады.
Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр саны— 406.
Мәҗбүри имтиханнардан гомуми баллар: рус теле — 65,9 (республикада — 64,3), математика — 52,4 (республикада — 48,5),
2 укучы (Яңа Кенәр лицее укучысы Булат Фәтхрахманов информатика фә-неннән, Арчаның 5нче номерлы гимназиясе укучысы Динә Галимова рус теленнән) иң югары 100 балл, 35 чыгарылыш сыйныф укучысы — 90, 42 укучы 80нән артык балл җыйды.
Тиешле балларны җыя алмау сәбәпле 12 укучы өлгергәнлек аттестаты ала алмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International