Сезнең “Могҗизалар дөньясында” дигән китапны укыганыгыз бармы икән?

2019 елның 12 июле, җомга

Могҗиза дими, ни дисең?

Сезнең “Могҗизалар дөньясында” дигән китапны укыганыгыз бармы икән? Кешелек дөньясы яралганнан бирле билгеле булган табигать бәла-казалары турында ул.

Аны укыгач: “Ярый әле без дөньяның иң тыныч урынында яшибез”, – дип шатланып куясың. Менә шундый хикмәтләрнең берсе. Америкада бер кеше өй астында нәрсәдер эшләп маташа. Өстә ниндидер гөжләгән тавыш ишетелә, чыгып караса – өе юк моның, ул якларда еш була торган өермә күтәреп алып киткән өйне...

Безнең авылның өлкәннәре сөйләгәне бар, бер җәйне килгән давыл берәүнең бура абзарын күтәреп елганың икенче ягына чыгарып куйган. Чеби чыгарырга утырган тавык та, йомыр- калар да зыян күрмәгән. Могҗиза дими, ни дисең инде моны?

Әле менә 9 июль кичендә көчле давыл Ашытбаш авылын туздырып китте, дигән хәбәр алдык. Куркыныч болытлар Арча өстеннән шул якка киткән иде. Авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллинга шалтыраттым: “Мин Ашытбашта, мәктәп түбәсенә, берничә хуҗалыкның гараж, сарай түбәләренә зыян килгән, агачлар ауган, бәхеткә кешеләр исән-сау, әле көтү дә кайтып җитмәгән”, – диде ул.

Икенче көнне мин Ашытбашта идем инде. Туры мәктәп янында тукталдык. Алгы якта бар да элеккечә, мәктәп бинасы балкып утыра. Бакчада балалар эшләп йөри, чәчәкләр, агачлар үз урынында. Балалар янындагы укытучылар директорның калай артыннан китүен әйттеләр. Давыл куптарган түбә бинаның арткы ягында икән. Шул якка чыгам, түбәдә чүкеч тоткан бер ир йөри. Бераздан ул үзе дә төште. Укытучы Рәдис Хисамиев икән.

– Без давылдан соң ук җыелып түбәнең ачылган өлешен пленка белән каплап куйдык, – ди ул. – Давыл түбәне алып ташларга бик тырышкан, калайны шөрепләрдән йолкып алган. Төп зыянны Комсомол урамында салган, менә шуннан туры гына урам ул.

Комсомол урамына кадәр авыл кырыендагы елгага барып килдем. Давыл “эшен” шул елгадагы йөзьяшәр өянкеләрдән башлаган, төбе-тамыры белән аударган, аудара алмаганын сындырган.

Комсомол урамында өмәләр бара. Туганнар, дуслар, хезмәттәшләр бар да ярдәмгә килгән. Иң зур зыян Ренат Фәйзрахмановлар хуҗалыгында. Ике катлы кирпеч сарайларының түбәсен урамга алып ташлаган, стенаны ишкән, ишекне алып ташлаган, өй түбәсенә дә тотынган булган. Мөгаен, сүтәргә вакыты җитмәгәндер, бу мәхшәр 2–3 минут кына дәвам иткән.

– Куркыныч булып болыт килә башлагач машинаны гаражга керттем, үзем өйгә кереп кенә өлгердем, – ди ул.

Авыл кешеләре хәзер мәзәк итеп сөйли: һавада шифер очып бара, бара-бара күз алдында вакланып юкка чыга. Капка төбендә торган трактор арбасын урам уртасына чыгарып куя, печән төргәкләрен тәгәрәтеп йөри. Гаҗәп- ләнерлек әйберләр күп монда, үлән, чәчәк, куак, бәрәңге, игеннәргә бернинди зыян килмәгән. “Түбә калайларын роза куаклары янына салып куйган, бер генә яфрак та, чәчәк тә өзелмәгән, – ди мәктәп директоры Рәмизә Кавиева. –Без укытучылар белән давылдан соң ук җыелып түбәне каплап куйдык, эчкә алай зур зыян килмәде. Мәгариф идарәсе мөдире Рамил Данилович шул көнне үк “Металл” ширкәтеннән калай белешеп куйды”.

Икенче көнне үк Ашытбаш, Ташкичү, Яңа Кенәр мәктәпләре укытучылары, балалары укыган ата-аналар, битараф булмаган авыл кешеләре өмәгә җыела. Туры килүен кара: шушы мәктәпне тәмамлаган Ленар Әхмәдуллин белән Ришат Галимҗанов бер көнгә ялга кайткан булалар. Оста төзүчеләр алар, чакырганны көтмичә мәктәпкә килеп җитәләр. Менә шундый бердәм, ярдәмчел безнең халык!

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International