Суслонгер җиренә корбан ашына чакырабыз
Суслонгер турында соңгы елларда еш кабатлый башладык. Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов инициативасы белән район тарафыннан 2015 елда хәрби лагерьда һәлак булганнарның калдыклары күмелгән урынга таш куелганнан соң, ул якка эзне суыткан юк. Ел да җиңү көне алдыннан бер төркем кеше Суслонгерга барып, каберлеккә чәчәкләр утырта, һәлак булганнар истәлегенә дога кылып кайта.
– Тәүге барганда авыл халкы да аптырап калды. Аннан бар да җыелып безнең арттан зиратка килде, безнең белән бергә һәлак булганнарны искә алды. Кулга корал тотып дошманга каршы сугышасы урынга булачак хәрбиләрне ач тотып тилмерткәннәр, шул елларда Суслонгер урманнарында күпме кеше һәлак булган, – ди хәрби комиссар Алмаз Борһанов.
Ел да диярлек әлеге төркем белән Суслонгерга без дә барабыз. Һәрвакыт шуннан йөрәк әрнеп кайта. Соңгысында безнең арада ТНВ каналыннан “Татарлар” тапшыруы алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова да бар иде. Анысында без зиратта гына түгел, урман эчендә хәрби лагерь булган җирдә дә булдык.
– Тапшыру чыккач күпләп хатлар килә башлаган. Шалтыраталар, елыйлар икән, – диде Алмаз Борһанов. – Суслонгер белән бәйле кешеләр бик күп. Якыннары шунда һәлак булганнар да күп. Димәк, ул бик күпләрне дулкынландырган, хатирәләрен яңарткан. Шуларның барысын да күздә тотып, без хәрби лагерь булган урында, Көмешле күле буенда (иң беренче хәрби лагерь шушы күл буенда урнашкан булган) корбан чалып, корбан ашы оештырырга булдык.
– Сез аны ничек һәм кайчан үткәрергә планлаштырасыз?
– 27 июль көнне булачак ул. Безнең белән бергә Әмир хәзрәт Миңнемуллин да барачак. Шунда корбан чалып, казан асып аш пешереп үткәрәбез. Ризыкларны үзебез белән алып барып, 100 кешегә өстәл әзерлибез. Доганы микрофон аша укырга планлаштырабыз. Тирә-юньгә таралып, шул җирләрдә ятып калган бөтен әрвахларга барып ирешсен. Кемнең якыннары Суслонгер урманнарында ятып калган һәм кемнең ул урыннарда булып кайтасы килә, барысын да чакырабыз. Берәүдән берни сорау юк. Тулысынча бушка. Үз машиналары белән барырга теләүчеләр дә булырга мөмкин. Әгәр машиналары юк икән, махсус автобуслар белән. Алар 27 июль көнне иртәнге 7 дә хәрби комиссариат яныннан китәчәк. Җыелу урыны да шунда. Сораулар булса, 3-21-41 телефонына шалтыратып тулы мәгълүмат алырга була.
Гөлсинә Зәкиева