Арчада чүп яндырмаячаклар
11 июльдә Арча сәнгать мәктәбендә Арча муниципаль районы территориясендә экотехнопарк төзү мәсьәләсе буенча халык белән очрашу булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак—коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров, каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча төбәк операторы — “Торак—коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” идарәче компаниясе ширкәте генераль директоры Сергей Богатов катнашты.
— Социаль челтәрләрдә бу мәсьәлә буенча төрле фикерләр әйтелә, яшьләребезгә активлыклары, битараф булмаулары өчен рәхмәт! — диде район башлыгы Илшат Нуриев. — Шуны төгәл әйтә алам: Арча районында чүп яндыру заводы төзелмәячәк! Сүз каты көнкүреш калдыкларын сортларга аера торган экотехнопарк төзү турында бара. Әле бу мәсьәлә буенча да бернәрсә дә хәл ителмәгән.
Илдус Насыйров, Сергей Богатов экотехнопарк төзүнең ни өчен кирәклеген аңлаттылар. Арчаның хәзерге полигоны, 2 ел ярымнан тула икән. Шуның янәшәсендә экотехнопарк төзеп, 8 районның каты көнкүреш калдыкларын шунда сортларга аеру күздә тотыла. Эшмәкәрләр шул араланган калдыклардан нәрсәдер эшләү буенча үз эшләрен ачарга мөмкиннәр. Андыйлар табылмаса, араланган калдыклар Казанга заводка озатылачак. Эшкәртелә алмый торган өлеше (бик аз кала, диделәр) полиэтилин җәелгән чокырга күмеләчәк.
Әлегә бу мәсьәлә буеча закон көченә кергән бер документ та юк.
— Территория схемасы – закон түгел, аңа үзгәрешләр кертергә мөмкин, — диде Илдус Насыйров. — Әлбәттә, халык фикере дә исәпкә алыначак. Барлык экспертизалар Мәскәүдә ясала, экологиягә зыян килә торган проект кабул ителмәячәк.
Сораулар күп иде. Президиумдагылар аларның һәркайсына җавап бирергә тырыштылар. Экотехнопарк өчен нигә Арча районы сайланган? Схеманы Мәскәүдә ясаганнар, Арча бу зонаның уртасында, юллар да бар, диделәр. Һәр район үз паркын төзесен, инде хәл иткәнсез икән, урынын булса да күчерегез, дигән тәкъдимнәр әйтелде.
Район башлыгы әлеге мәсьәлә буенча инициатив төркем төзергә тәкъдим итте, аңа районның актив яшьләре дә кертеләчәк.
Ильяс
Сәхәпов.