Умартачылар белеп торсын.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы районнарга бал кортлары химикатлар белән агулана калганда документлар рәсмиләштерү тәртибен аңлатып хатлар җибәрде.
Мондый очракта умартачы җирлек башлыгына гариза язарга һәм ветеринария хезмәтен чакырырга тиеш.
Химик агулануны ачыклауда составына ветеринария табибы кергән комиссия катнаша. Пробалар ветеринария белгече контролендә алына, акт төзелә һәм тикшерүгә җибәрелә. Умартачыларга һәр башкарылган эшне теркәп барырга киңәш ителә.
Умарта корты гаиләсеннән уртача 400-500 корт, 200 грамм яңа бал, 50 грамм бал икмәге (чаршын) алына. Пробаларны агуланган дип исәпләнгән гаиләләрнең 10 процентыннан алырга. Бал кортлары төшә торган (агуланган участоктан) үсемлекләрнең 500-1000 грамм яшел массасын алу кирәк.
Пробаларны җибәрү срогы 1-2 тәүлектән артмаска тиеш. Кыенлык- лар килеп чыкканда суыткычта саклап була, әмма 5-7 тәүлектән артык түгел.
Кирәкле бөтен документларны туплагач килгән зыянны ирекле рәвештә түләүне сорап хуҗалык җитәкчесенә һәм судка мөрәҗәгать итәргә була.
Умартачыларга басулары умарталыкларга якын урнашкан хуҗалык- ларның агрономнары, фермерлар белән танышырга, баллы культураларны эшкәртү алымнарын исләренә төшерергә кирәк.Агуланган очракта җавап тотарга туры киләчәген дә белеп торсыннар, үзара әйбәт мөнәсәбәт урнаштырыгыз.
Редакциядән: район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов әлеге темага кагылышлы яңалык турында хәбәр итте. 2019 елның 14 июненнән Арча ветеринария лабораториясе Мәскәүдән бал кортларының агулануын ачыклауга вәкаләт алган. Моңа кадәр андый лабораторияләр Казанда гына иде, өченчесе – Арчада.