Халыктан җыелган сөткә күпме түләнүе турында мәгълүматлар атна саен алына

2019 елның 19 июле, җомга

Сыйфат та, намус та кирәк

Газетабызның бу сандагы икенче битендә халыктан җыелган сөткә күпме түләнүе турында мәгълүматлар бирәбез.

– Мәгълүматларны атна саен алып торабыз, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ленар Абдуллин. – Газетага бирелгән әлеге саннар – узган атнаныкы. Башкаларга караганда кимрәк түләүче сөт җыючылар белән телефоннан сөйләшеп чыктык. “Киләсе атнадан без дә арттырабыз”, дип әйтәләр.

Чагыштыру өчен берничә сан. 12 июльдә республика буенча бер килограмм сөт өчен халыкка уртача 17 сум 60 тиен түләгәннәр. Арча районында 18 сум. Иң югары бәя Балтачта – 19 сум 96 тиен. Аннан соң Буа, Чирмешән районнары. Болар узган елгыдан артыграк түлиләр, ә безнең районда кимү ягына киткән.

Утар Аты авылы территориясендә сөт җыючы Зөлфәт Габделнуров бер киллограмм сөткә 19 сумнан түләгән. Иске Кырлай авыл җирлегеннән Илсур Йосыфҗанов, Ташкичүдән Фәргать Гайнуллин,Үрнәктән Илшат Гарәфиев, Яңасалада сөт җыючы Венера Гарәфиева 17 сум 50 тиен генә түләгәннәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин әйтүенчә, авыл хуҗалыгы ширкәтләре сөтнең килограммын уртача 23 сумнан тапшыралар.Аерма зур бит. Монда, билгеле, сыйфат та мөһим роль уйный. Әмма...Сөт тапшыручы да, җыючы да сыйфатны яхшырту турында кайгыртканда аерма моның кадәр булмас та иде.

Районда шәхси хуҗалыкларда 2019 елның гыйнварена 6079 сыер исәпләнә иде. 2018 елның 1 гыйнварена 5960 булган. Хәзерге вакытта шәхси хуҗалыклардан көн саен 50 тонна чамасы сөт җыйнала.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International