Футбол ярышы үткән шимбәдә Арчаның 5нче гимназиясе спорт мәйданчыгында булды

2019 елның 19 июле, җомга

Узган ел Арчада мөселманнарның футбол ярышы булган көнне берничә тапкыр яшенләп яңгыр койды. Егетләр, аяк киемнәрен салып ташлап, көрәкләр белән мәйдандагы суны түгә—түгә футбол уйнадылар. Күңелле булды. Быел да яңгыр менә явам, менә явам дип куркытты, әмма яумады, ялтырап кояш чыкты...

Футбол ярышы үткән шимбәдә Арчаның 5нче гимназиясе спорт мәйданчыгында булды. 5 команда җыелды. Узган ел хәтта Түбән Камадан да килгән иделәр. Бик тереләр, күңеллеләр. Быел күренмәделәр. Төп призны – кубокны алып китүчеләр дә алар булды.

Быел Арча, Саба, Казан, Теләче, Буа командалары очрашты. Сәгать 10да тантаналы шартларда башланып китте ул. Район башлыгы Илшат Нуриев командаларны сәламләп, уңышлар теләде. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт, Коръән сүрәләре укып, хәер—фатыйхасын бирде.

Уеннарга «Арча” спорт комплексының футбол тренеры Ринат Насыйбуллин һәм Арчаның 7нче мәктәбе физкультура укытучысы Булат Гәрәев хөкемдарлык итте. Очрашуны оештыруда тырышып йөргән “Шәрык” территориясе үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин:

— Конкурсларда катнашып, грант отуның файдасы бик зур, — дип сөйләде. — Бу халык белән төрле чаралар оештырырга мөмкинлек бирә. Шул акчага “Гаилә көне”, әдәбият мәйданнары, “Халыкның үзе эшләгән әйберләре белән танышу” чараларын үткәрдек. Бүген менә мөселманнарның футбол уеннарын оештырабыз. Район футбол федерациясе рәисе Руслан Хәмитов та булышты.

Казаннан Авиатөзелеш районыннына “Нур—Эль—Ислам” командасы килде. Футбол карарга килгән бер бала:

— “Нур”, “Ислам” сүзләрен аңлыйбыз, ә менә “Эль” сүзе нәрсәне аңлата? – дип кызыксынды.

— Аның аерым мәгъ- нәсе юк, “Эль» ул гарәпчәдән сүзләр бәйләнеше өчен кулланыла торган сүз, — дип аңлатты егетләр.

Спортта команда исеме белән бергә спортчының гәүдә торышы да әһәмиятле. Күптән түгел “Арча” спорт комплексында республика күләмендәге волейбол ярышлары булды. Шунда бер команданың тренеры: “Безнекеләр Мамадышның гәүдәле, нык волейболчылары каршында ничектер өркеп калдылар, җиңелүебезнең берникадәр сәбәбе дә шунда. Командаларга хәтта психологлар да ияреп йөри”, — дип сөйләп торган иде.

Арчаның мөселманнар футбол командасындагы ир—егетләр дә нык-лар, гәүдәлеләр, кайберләре сакал җибәргән... Таныш булыйк: команда капитаны Илнар Фазылҗанов, капкачы Булат Батыршин, уенчылар Айнур Закиров, Ислам Зыятдинов, Илүс Ильясов, Азат Борханов, Дамир Шиһабиев. Күптән түгел алар Кукмарада 2нче урынны алып кайттылар. Бу юлы да финалга үттеләр. 1нче һәм 2нче урын өчен Теләче командасы белән уйнадылар. “Кем җиңәр икән?” — дип, ут йотып күзәткәндә кайбер оста уенчыларда: “Арча җиңәчәк!” — дигән ышаныч бар иде. Әмма соңыннан, нәтиҗәләр тигез булып, 11 метрдан капкага тибүне кулланмыйча чара калмады. Һәм... Теләчеләр өстен чыкты! Ә 3нче 4нче урыннар өчен Саба районының “Явлаштау” командасы белән Казанның “Нур—Эль—Ислам” командасы уйнап, явлаштаулар жиңде! 3нче урын аларда! Җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларга бүләкләрне имам Ильяс Дөлкәрнәев белән Ринат Сафин тапшырды.

Өйлә намазын “Шәрык” мәчетендә укыдылар. Килгәч, Арчаның 5нче гимназиясе ашханәсендә кайнар коймак, хөрмә, итле бәрәңге белән сыйландылар.

Румия САТТАРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International