2019 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк балаларга туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

2019 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк балаларга туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.

Булат һәм Рамилә Садыйковлар тантаналы шартларда кызларының туу турындагы актлар язмаларына кул куйдылар.

- Сезгә кеше тормышында иң беренче һәм мөһим булган документ – туу турында таныклык тапшырыла. Чөнки нәкъ менә анда кешенен әти – әнисе бүләк исеме, ата-бабаларының хәтерен саклаган фамилиясе, Ватанын билгеләүче туган урыны, һәм кешегә гомер бүләк иткән ата-аналарның исемнәре күренә, -дип,Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының хатын – кызлар советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәтовна бәхетле ата-анага ике игезәк -Ясминә һәм Камиләнең туу турында таныклыкларын тапшырды.

Игезәк балалар туу белән Садыйковлар гаиләсе яңа статус алды-ул күп балалы гаиләгә әверелде. Өлкән уллары Самир әнисе белән сеңелләрең бала тудыру йортыннан зур шатлык белән каршы алды. Бу бәйрәм көнендә котлау сүзләре Булат һәм Рамиләнең иң кадерле һәм якын кешеләре исеменнән дә яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International