Арчамның бүгенгесе

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Арчамның бүгенгесе
Быел җәй туганнарыбыз янә Арчада булдылар һәм шәһәрдә барган үзгәрешләргә таң калдылар. Күп кенә урамнарны танымыйча тордылар, чөнки һәммәсендә дә уңай үзгәрешләр.
Элеккеге пычрак, каралмаган, төзекләндерелмәгән Арча белән чагыштырганда бүгенге Арча матур, чиста, заманча шәһәр чалымнарын алды. Кунаклар стандарт булмаган архитектура буенча төзелгән яңа биналарга, төзелешнең киң колачлы булуына карап хозурланды. Әйе шул, педагогика көллияте белән янәшә урнашкан безнең Җиңүнең 40 еллыгы урамына керүче микрорайонны бүген танырлык түгел. Заманында коточкыч хәлдәге панель йортлар тәмам икенчегә әйләнде. Ул йортларны элек нәкъ шулай дип атыйлар иде. Хәзер аларның тирә–ягында чәчәкләр балкып утыра, балалар мәйданчыклары, асфальт салынган юллар. Элек кунаклар Арча артыннан әйләнеп уза торган юлдан безнең йортларга таба килгәндә мондый күренешкә тап була иде: Арчаның йөзен йортлар гына түгел, сарайлар, тәртипсезлек хөкем сөргән төзелешләр, тирә–яктагы җыйнаксыз территория да ямьсезләп тора. Балчыкта һәм пычракта “йөзеп йөрүче” чүп–чар өемнәре яныннан еш узарга туры килде ул чакларда.
Бүгенге көндә ул юл шәһәрнең йөз чалымы булып тора һәм аның тирә–ягындагы яңа матур йортлар күзләрне иркәли: Көнбатыш микрорайоны калкып чыкты. Андый үзгәрешләр һәркайда, элек булганнары белән чагыштырырлык та түгел. Язын мин Рязань өлкәсендәге шәһәрдә яшәүче иптәш кызыма кунакка барган идем. Анда исә, киресенчә, элек гөрләп яшәгән шәһәр бетү алдында, хәтта шәһәр статусын да югалткан.
Шәһәребез халкының гүзәллеккә, мәдәниятка тартылуы күңелле күренеш. Шәхси йортларда яшәүчеләр тирә–юньнәрен тәртипләп, матурлап яши, чәчәкләр утырта. Матур чәчәк клумбалары, гомумән, бөтен шәһәр буйлап таралган. Башка шәһәрләрдәге кебек Арчада спорт белән шөгыльләнергә, балаларның сәләтен ачу, ял итү, матурлыкка карап йөрү өчен мөмкинлекләр бар: “Арча” спорткомплексы, “Олимп” спорт мәктәбе, уңай шартлар тудырылган стадион, яңа Укучылар сарае, сәнгать мәктәбе, музейлар, кафе–рестораннар...Тузган торакны бетерү, социаль ипотека, ветераннарны торак белән тәэмин итү программалары нигезендә күп матур, заманча йортлар төзелде. Элек Арчадан гаиләләре белән читкә бәхет эзләп киткәннәр, хәзер кире кайтып, торак шартларын яхшыртуга да иреште. Без, әбиләр, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен сөенәбез, чөнки алар биредә кирәкле кешеләр булачак һәм күңелләрендә туган шәһәрләреннән читкә китү уе булмаячак. Арчаның матур киләчәгенә ышанабыз һәм аның тагын да чәчәк атуын теләп калабыз.
Людмила ВАСИЛЬЕВА.
Арча


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International