Арчамны яратам

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Арчамны яратам
...Безнең поселок Казаннан ерак түгел, ләкин тагын 70 елдан да, күрәсең, Арчада канализация, тулы төзеклек, тәртип һәм чисталык булмаячак.
Йогышлы авырулар килеп чыкса, Арча чын дары мичкәсенә әйләнәчәк. Балалар шакшы су чокырлары, чүп-чар өемнәре янында уйныйлар. Башкасын әйткән дә юк, хәтта больница территориясенең санитар торышы да һич канә-гатьләнерлек түгел.
Нигә мондый хәлгә төштек соң без? Бәлки килеп–китеп торган җитәкчеләребез, тормышлары турында гына кайгыртып, поселок турында уйламаганнардыр. Әмма ничек яшәвебез үзебезгә дә, мәдәниятебезгә дә бәйле бит әле. Без, поселок халкы, аны шушындый хәлгә үзебез төшердек бит. Өйдә, ишегалдында тулы тәртип, ә урамда ничек — монысы берәүне дә борчымый. Пычрак, чүп баскан, әле тегендә, әле монда утын, төзү материаллары өелеп яткан урамнар кешеләрнең үз туган җирләрен яратмаулары турында сөйли бит. Шуны гына карагыз, Г.Тукайның 100 еллыгына багышлап крахмал заводы каршындагы калкулыкта салынган мемориаль обелиск та җимерелде бит хәтта, күпме акча җилгә очты. Үзгәртеп кору чорыннан та¬гын бер мисал. “Агропромхимия” йортлары (“Универсам” янында) нинди шыксыз, ямьсез, әйтерсең лә монда кешеләр вакытлыча гына яшәргә җыеналар. Авыр машиналар аларга илтүче юлларны йөреп булмаслык хәлгә китерделәр. Бу тирәдә яшәүчеләр чүп-чарны юлга түгәләр, ә без шулар яныннан үтеп йөрибез. Йортлар янында аннан-моннан сарайлар эшләп куйганнар, алар да бер дә бизәми бу тирәне. Ә бит барысы да бердәй архитектура планы буенча эшләнергә тиеш. Депутатлар башка шәһәрдә яшәсәләр, мондый хәлгә юл куймаслар иде, ә менә Арчада барысы да үтә. Ә кайчанга кадәр? Күрәсең, поселок йөзе архитекторларны да кызыксындырмый.
Әмма ни генә булмасын, мин Арчаны яратам һәм шушы хис кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Әйдәгез, поселокны матур, үзебезгә дә, килгән кунакларга да ошарлык итеп үзгәртү өчен башта җиң сызганып үзебез тотыныйк, хөрмәтле арчалылар! Аннан инде бу хәрәкәттән җитәкчеләр дә читтә кала алмас.
Л.ВАСИЛЬЕВА,
1нче номерлы урта мәктәп укытучысы,
15 декабрь 1990 ел
Әлеге юлларның авторы Людмила Николаевна 22 ел элек Арча турында әнә шулай язган булган. Хәзер ул лаеклы ялда, түбәндә без аның Арчаның бүгенгесе турындагы язмасын урнаштырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International