Сабыйларны сөендерү — савап

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Сабыйларны сөендерү — савап
Республика күләмендә старт алган “Балага мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе шушы көннәрдә төгәлләнеп килә.
Акция кысаларында узган чараларда районыбыз актив эш алып бара: “Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән оештырылган акция кысаларында биш ел дәвамында район администрациясе, район социаль яклау идарәсе, мәгариф ида-рәсе, “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсе тырышлыгы белән беренче сыйныфка баручы балаларга кирәкле барлык әсбаплар тутырылган букчалар тапшырыла.
Быел әлеге букчаларны район җирлегендә яшәүче 154 бала алды. Авылларда яшәүче балаларга авыл җирлекләренә барып “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча районындагы җирле бүлекчәсе һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре иганәчеләр белән берлектә тапшырсалар, 24 август көнне Арча сәнгать мәктәбендә Арчаның һәм якын–тирә авылларның 47 баласына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Е.Попова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Н.Мифтахетдинова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Бәдриева, ветераннар советы рәисе А.Җамалиев тапшырдылар.
Шулай ук акция кысаларында биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә, ятим балаларга, аз керемле гаиләләрнең икенче сыйныфтан башлап унберенче сыйныфка кадәр белем алучы балаларына (алар 86) мәктәп әсбаплары тутырылган пакетлар тапшырылды.
“Әлеге чараны бердәм булып, бергә булып чын күңелдән башкарып чыктык, катнашкан һәркемгә зур рәхмәт”, — диде “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Т. Җәләлетдинов. Аның сүзләренчә акция кысаларында мөрәҗәгать иткән оешма җитәкчесе, эшмәкәрләрнең берсе дә битараф булып калмаган, мөмкинлекләре булганнары хәтта балаларны бәйрәм рухындагы җыр–биюләр белән табын артына дәшкән.
Сабыйларны сөендерү — савап. Ә үзеңнең нинди изге гамәл кылуыңны белү өчен букча эчендәге байлыкка куанган баланың күзләрендәге шатлык очкыннарын күрү дә җитә...
Розалия ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International